Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатирәләр – йөрәктә

26 апрель – Радиацион авария һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне.

Моннан 35 ел элек, 1986нчы елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче блок реакторы шартлый. Ул 1945 елда Хиросимада шартлаган атом бомбасыннан 30-40 мәртәбә көчлерәк була! 
Шартлау төнге 1 сәгать 24 минутта теркәлә. Аның нәтиҗәсендә Россия һәм БДБ илләренең 132 өлкәсе радиоактив матдәләр белән зарарлана. Реактор шартлау нәтиҗәсендә 26 кеше үлә, 184 кеше көчле нурланыш ала. Әлеге радиация һәлакәте бөтен дөньяны тетрәндерде. Радиоактив пычрану зонасында 11695 авыл һәм шәһәр була. Нәтиҗәдә БДБ илләренең 13 өлкәсе, 17 ил радиоактив матдәләр белән пычрана. Янгын калдыкларын чистарту һәм сүндерүдә дүрт меңгә якын кеше катнаша. Алар арасында Мөслим районыннан Рәйхан Әлмөхәмәтов та була.
– Фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар зур геройлык үрнәге күрсәттеләр. Чернобыль атом электр станциясендә булган авариядә барлыгы 3771 ликвидатор катнашты. Мөслим районныннан без 12 кеше идек: Мирхафизан Исмәгыйлев, Альфир Латыйпов, Александр Бурда, Фәрит Төхбәтуллин, Равил Хафизов, Рафис Миңнуллин, Таһир Хисаметдинов, Рәшит Әбиев, Николай Емельянов, Равил Баранголов, Вениамин Епифанов. Кызганыч, аларның алтысы инде безнең арабызда юк. Райондашларыбызның һәммәсе дә үзләрен аямыйча, хезмәтләрен җаваплылык тоеп башкардылар. Хөкүмәтебез ике егетебезгә дәүләт бүләкләре дә тапшырды. Александр Бурдага – Батырлык ордены, Николай Емельяновка ЧАЭС медале кайтты. Мин үзем “Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашучы” тамгасы белән бүләкләндем, – ди Рәйхан абый.
Рәйхан Әлмөхәмәтов  Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендә туган. 10 яшьтә әти-әнисе белән Сал.Мухан авылына күченеп кайталар. Фаҗига урынына 24 сентябрьдә китә ул. Өч ай дәвамында Оренбург өлкәсенең Тоцк полигонында булып, бер ай дәвамында уку-өйрәнүләр үтә егет. Төгәл бер айдан Рәйханны Чернобыльгә җибәрәләр. Меңләгән совет кешесе Чернобыльдән 40 км ераклыкта булган Зеленая Явца бистәсенә килеп төшә. Монда алар яңа салынасы бистәгә урын ясыйлар. Рәйхан ике ай дәвамында хәрби листовкалар тарата, стена газетасы ясау белән шөгыльләнә. Компьютерлар юк заман, каләм тотып, төнгә кадәр язып утырырга туры килә. 
Туган якка кайтып ике ел узгач, 1988 елда райондашыбызга лейкоз диагнозы куялар. 28 яшендә кара җир куенына кереп ятасы килми егетнең. Үзлегеннән дәвалана. Үләннәрнең файдасы булгандыр. Казан, Санкт-Петербург хастаханәләрендә дә дәвалану үтә егет. Табибларны шаккатырып, мәкерле чиргә нокта куела. Ләкин Чернобыльнең дәһшәтле җиреннән егет башка чирләр дә алып кайта. Бүген Рәйхан Әлмөхәмәтов аяклары авыртудан интегә, йөрәге дә еш борчый. Тавышы бетеп, бөерләре хәвефле сигнал биргән чаклары да аз түгел. Ләкин Рәйхан абый һәр көнгә куанып, шөкер итеп яши белә. Аның моңайган вакыты булмас. Күңел түрендәге хисләрен шигырь юлларына салып, тирә-юнендәгеләргә ярдәм итеп яшәүне ул тормыш максаты итеп күрә.
Чернобыльчеләр саны да көннән-көн кими бара. Фаҗига, көчле нурланыш эзен салган. Ләкин Чернобыльдә булганнар бер-берсен онытмый, бакыйлыкка күчкән иптәшләренең каберләрен зиярат кылалар. Радиацион авария һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу өчен очрашуларга җыелалар, мәктәпләрдә дәресләрдә катнашалар. 
– Ватан чакыруы буенча Чернобыльгә ярдәмгә барып, сәламәтлекләрен куркыныч астына куйган, кешелекне радиоактив чумадан саклап калган якташларыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмас! Чернобыль фаҗигасе башка кабатланмасын! – ди Рәйхан абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев