Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хаталардан, ялгышлардан сакла баламны, Ходаем!..

Бер ялгыш икенчесенә китерергә мөмкин. Хатаны вакытында төзәтү башка ялгыш адымнардан саклый.

Мәктәптә укыр-укымас йөргән сыйныфташларының, төшемле урында эшләп, яхшы хезмәт хакы алып яшәүләрен белгәч, Айратның эченә корт керде. Урта белемнән башка белеме булмаган егетнең башкаларның уңышларыннан көнләшү гадәте балачактан ук килә иде. Сыйныфташларының яңа киемнәре дә, бу хакта сөйләшүләре дә әтисе белән генә үскән егетнең ачуын чыгара иде.

9 сыйныфны көчкә тәмамлап, район үзәгендәге училищеда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә башлады. Ләкин түземлеге җитмәде, укуын ташлады. Авылдагы агрофирмага тракторчы-машинистларны эшкә җыя башлагач, Айрат беренче мәртәбә ихластан үкенде кебек. “Укып бетерәсе иде, аңгыра!” – дип үзен сүкте егет...

 – Вәлиев Айрат Фәнис улы, 2018нче елның 23 маенда почта аша җибәрү юлы белән, билгесез заттан 17000 сумга ялган документ сатып ала. Тракторчы-машинист таныклыгы белән ул агрофирмага тракторчы булып эшкә урнаша. Вәлиевның ялганы, районның ДАИ хезмәткәрләре, туктатып, документларын тикшергән вакытта ачыклана, – дип, район суды хөкемдары суд эше белән таныштыра башлады.

Ялган таныклык белән Айрат ике ел да дүрт ай эшли. “Моннан соң да эшләгән булыр идем, тоттылар бит!” – диде ул, суд залында утыручыларны шаккаттырып.

Районның ДАИ хезмәткәрләре Айрат Вәлиевны очраклы рәвештә туктатты. “Тоннель” операциясе барышында техникага массакүләм тикшерү үткәргәндә тотылды егет. “Т-25“ маркалы тракторга утырган егет шик тудырмаса да, тракторчы таныклыгы бик сәер тоелды тәртип сакчыларына. Берничә мәртәбә әйләндереп карагач, ДАИ хезмәткәре, үзе белән йөртә торган ноутбугын кушып, полиция базасыннан егет турындагы мәгълүматларны карый башлады...

– 2020нче елның 20 сентябрь көнендә Мөслимнең Урожайная урамында арба тагылган бер күчәрле “Т-25” маркалы тракторны туктаттык. Тикшерү вакытында шофер егет Мәскәү шәһәрендә белем алуын раслаучы таныклыгын күрсәтте. Документның ялган булуы беренче караудан ук сизелә. Хокук бозу факты турында мин район эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр иттем. Вакыйга урынына оператив тикшерү төркеме хезмәткәрләре килде, – диде судка шаһит буларак чакырылган ДАИ хезмәткәре.

... Айрат машина йөртү турындагы таныклыкны укымыйча да алып була дигән тәкъдимгә интернет челтәрендә юлыкты. Әтисеннән: “Укырга керәм”, – дип акча сорап алды да, ялган таныклык сатып алды. “Укып йөргән кешегә бер дә охшамагансың. Чыннан да укыйсыңмы соң син, улым?” – дип шик белдергән әтисенең шөбхәсен куертмас өчен Айрат өч ай өенә дә кайтмады. Техника йөртү таныклыгы булгач, эшен дә тапты, хезмәт хакы да югары булды. Акча туплап, мәктәптә укыганда ук көнләшкән сыйныфташларыннан һич ким-хур булмаслык итеп яшәргә иде исәбе...

– ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы белешмәләре буенча, Айрат Вәлиев “Гостехнадзор Эксперт” мәгълүматлар базасында тракторчы-машинист таныклыгын алган затлар арасында исәптә юк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, Вәлиев Айрат Фәнис улы Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмаларында “Авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист” һөнәре буенча укымаган һәм хәзерге көндә дә укымый. Мәскәү шәһәренең дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары хәбәр иткәнчә, автоматлаштырылган мәгълүмат системасыннан алынган мәгълүматларда да Вәлиев Айрат Фәнис улына бирелгән тракторчы-машинист таныклыгы исәптә юк. Ялган юл белән техника йөртергә мөмкинлек бирүче таныклык ясатканы өчен А. Вәлиевка РФ Җинаятьләр кодексының 327 маддәсе өченче бүлеге нигезендә җәза билгеләвегезне сорыйм, – диде дәүләт гаепләүчесе.

Дәүләт гаепләүчесе алты айга иреген чикләү турындагы җәза билгеләүләрен сораса да, хөкемдарның бер мәртәбә дә суд юлын таптамаган, моңа кадәр хокук бозмаган егеткә рәхимле буласы килде. Егетне алты айга төрмәгә озату – аның тормышын чәлпәрәмә китерүгә тиң иде. Үз-үзенә каршы килеп булса да, егетне акларга тырышты хөкемдар: “Бу тормышта кем ялгышмый?! Кеше үтермәгән, урлашмаган... Тормышта һәр нәрсә өчен түләргә кирәк! Калганнарга сабак булсын өчен кылган гамәлләрең өчен җавап бирергә кирәк!” Хуҗалыкта гади тракторчы булып эшләгән егетне чын мәгънәсендә кызганды ул.

– Вәлиев Айрат Фәнис улына алты айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләргә, РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә билгеләнгән җәзаны бер ел сынау срогы белән шартлы дип санарга. Хөкем ителүче сынау чорында айга бер тапкыр хөкем ителүчене төзәтүне гамәлгә ашыручы оешмада теркәлеп торырга тиеш...

Залда улы өчен ут йотып утырган атаның хөкемдарга рәхмәте чиксез иде. 25 яшьлек Айрат, өйгә кайткач, әтисеннән эләгәсен бик яхшы белә иде! Әтисеннән куркып, мәктәптә дә сугыш-талаш белән мавыкмады егет. Ә ялган документ алырга батырчылыгы җитте...

Бу вакыйгага төгәл өч ел үтте. Айратның әтисе Фәнис абый, улын район үзәгендәге техникумга укырга кертеп, Айратны “права”лы итү максатына иреште. Айрат бүген дә кайчандыр ялган документ белән эшкә урнашкан хуҗалыкта хезмәт куя. Тырыш, эшкә батыр егетнең, хатасын вакытында тануын аңлап, хуҗалык җитәкчесе аны эштә калдырды. Тормыш юлында очраган киң күңелле затлар туры юлга чыгарырга да сәләтле шул!..

 

Исемнәр үзгәртелеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев