Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкара светофор көне

5 август көнне Халыкара светофор көне билгеләп үтелә.

Бу 1914 елда булган вакыйга белән бәйле.  Шушы көнне Американың Кливленд шәһәрендә заманча җайланманың беренче өлгесе барлыкка килә. Ул  кызыл һәм яшел фонарьлардан гына тора. 

Гомумән, светофорлар барлыкка килү тарихы күпкә иртәрәк башлана. XIX гасыр уртасында британияле Джей Найт семафор принцибы буенча кул белән идарә ителә торган  ике төстәге көйләүче җайланма уйлап тапкан. Аны 1868 елда Лондонда урнаштырганнар. Әмма аппарат  техник яктан төзек булмау сәбәпле, полицейский травма ала. Шуның нәтиҗәсендә  яңа патентланган җайланма урнаштырганчы, аны кулланудан алалар.

Шәһәрләрдә юл хәрәкәтен автомат рәвештә көйләүче светофор - кешелекне күптән катлаулы юл киселешләрендә һәм автотранспорт хәрәкәте белән идарә итү өчен тимер юлларда даими кизү торудан коткарды. Бу - оптик сигнализация функциясе (еш кына рөхсәт итүче сигналны тавышлы озата бару) белән тәэмин ителгән механизм, ул юл хәрәкәтендә катнашучыларның (җәяүлеләр, велосипедчылар һәм теләсә нинди транспорт чаралары) автомат рәвештә җайга салу өчен кулланыла. Аны шулай ук диңгездә һәм тимер юлларда да кулланалар.

Кызыклы фактлар

Озак вакытлар Япониядә светофорның рөхсәт итү сигналы яшел түгел, ә зәңгәр төстә була. Әмма, кайбер тикшеренүләр раслаганча, кеше күзе нәкъ менә яшел төскә ныграк игътибар итә, шунлыктан Япониядә да  классик җайланма кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев