Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ

XXI “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең район турында җиңү яулаган балалар чыгышы алкышларга күмелде.

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы үтте. Район башлыгы, район советы рәисе Рамил Муллин, гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрикләп, җылы теләкләрен җиткерде. Залда утыручы хатын-кызлар бәйрәм уңаеннан бик тә үзенчәлекле бүләк кабул итте. Бүләк дигәне үзешчән сәнгатьтә катнашучы балалар концерты иде. Һәм аның да ниндие әле! XXI “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең район турында җиңү яулаган балалар чыгышы алкышларга күмелде. Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган сәнгать бәйгесендә барлыгы 600гә якын бала катнашып, аның 300е гала-концертта сәхнә тотты. Җиңү яулаган үзешчәннәрне Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләп, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. "Созвездие- Йолдызлык" ачык Республикакүләм эстрада фестиваленең Актанышта узган  зона турында Мөслимлеләр уңышлы чыгыш ясады."Хореография" номинациясендә "Мизгел", "Мөслим йолдызчыклары", "Тукай бизәкләре"   Ансамбльләре 1 нче, "Асса" төркеме 2нче урынны яулады. "Вокал-соло" номинациясендә Гүзәл Зиннурова, Азалия Хафизова 1нче урын. "Конферанс" номинациясендә 1 нче урында Регина Шәйгарданова, 2дә Азалия Хәйруллина, 3нче урынны Ринат Низамов яулады.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев