Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан
Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында “Бер күрешү – үзе бер гомер” исемле чара үтте.
Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында “Бер күрешү – үзе бер гомер” исемле чара үтте. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган чарага кунак итеп шагыйрә Лилия Шәймиева чакырылган иде. Райондашыбызның бүгенге көнгә кадәр ике җыентыгы дөнья күрде. “Оныта алмыйм...”, “Учымда – синең җылы” кебек шигырьләр җыентыгында мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр урын алган. Лилия укучыларны үзенең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды, шигырьләрен укыды, укучыларның сорауларына җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев