Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык зарын кем ишетер?!

Мөслимдәге Кооператив урамының 160нчы йортында яшәүчеләр атна буе шакшы су, сасы ис белән көрәшә.

Йорт хуҗалары бүген аптырашта. Подвалларына су җыелып, кышка әзерләнгән кайнатма-салат банкаларына, башка кирәк-яракларына, подвалда сакланган көнкүреш әйберләренә зыян килгән.
Йортта яшәүчеләр безне подъезд ишеге төбендә каршы алды. Проблемадан чыгу юлын таба алмаудан гаҗиз калган алар. Йортның урта подъезды гына су өстендә утыра булып чыкты.
– Җыелган канализация суларының сасы исе бөтен өйгә таралып, киемнәрдән дә килә башлады. Безнең дә кешечә яшисе килә! Безне наданга санап, ник аны кар суы диләр микән?! Кар суыннан бу кадәр сасы ис киләмени? Балаларны, оныкларны да китереп булмый кунакка. Мондый искә белә торып кем килсен инде?! Бу сасы искә чебен-черки җыелыр микән? Фатирларыбыз бу истән тизрәк арынсын иде бит! – ди Гөлфия Нуриева.
– Канализация сулары дип халык белми әйтә. Җыелып торган кар сулары, подвалга үтеп, биредә яшәүчеләргә кыенлык тудырды. Подвалда халык банкалар, башка әйберләрне сакларга тиеш түгел. Подвал аның өчен хезмәт итми, – ди торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Гөлшат Фәхерлегаянова.
Йортта канализация торбасын яңага алыштырганда, искесен җиренә җиткереп томалап куймаганнар, ахры. “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте эшчеләре элеккеге канализация торбасын халык зарларыннан соң яхшылап “бөкеләп” куйган.
– Кооператив урамындагы 160нчы йортта алга таба мондый проблемалар булмас дип ышанабыз. Йорт артында ике кое бар. Биредә яшәүчеләр аңа теләсә нинди чүп-чар тутырдылар. Бәрәңге сабагына кадәр шунда салалар. Йортта яшәүчеләрнең битарафлыгы, чисталыкны сакламавы да шушы хәлгә җиткергәндер. Коелар тулып тыгылгач, подвалга су чыга. Халык аларны чистартып куйса, без аларга балчык салып, күмеп куяр идек, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Раиф Хәйбрахманов.
Күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең зары аңлашыла. Аларның да үз фатирларында уңайлы шартларда яшисе килә. Тик моның өчен уртак тырышлык таләп ителә. “Калган эшкә кар ява”  дип белми әйтмәгән халык. Иске канализация торбасын вакытында томалап куйган булсалар, халыктан да зар булмас иде бүген.  Кары да яуган, кар сулары да кирәген күрсәткән йортта яшәүчеләргә. Һәркем үзенә билгеләнгән тармакта җаваплылык тоеп эшләсен, ә халык әйләнә-тирәдәге чисталыкны сакласын, көнкүреш калдыкларын, чүп-чарын махсус машиналарга гына тапшырсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев