Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык тыңлаулары үтте

Соңгы елларда мәңгелек йортыбыз булган зиратларга игътибар арта. Аларны чистарту-төзекләндерү, картайган агачларын кисү буенча өмәләр үткәрелә.

Соңгы елларда мәңгелек йортыбыз булган зиратларга игътибар арта. Аларны чистарту-төзекләндерү, картайган агачларын кисү буенча өмәләр үткәрелә. Мөслимнең Кооператив урамындагы иске зират та читтә калмады. Ничәмә-ничә еллар каргалар оялаган карт тупыл агачлары киселгәннән соң баш калкыткан америка чаганнары белән көрәш бара бүген. Бу эштә район ветераннар советы җитәкчелегендә Мөслимнең актив өлкәннәре башлап йөри. Пәнҗешәмбе көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә үткән халык тыңлауларында авылның иске зират территориясен төзекләндерү мәсьәләсе күтәрелде. Халык тыңлауларында иске зират территориясе төзекләндерелгәннән соң нинди булачагы тасвирланган проект эскизы да  тәкъдим ителде. Әлеге зиратка бәйле хатирәләре белән уртаклашучылар да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев