Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык рәхмәтен яулады

Нәкъ бер ел элек, көчле приступ булып, ике көн эчендә күзем күрми башлады. Районның күз табибы Нәкыйбә Гайнетдиновага мөрәҗәгать иттем. Ул “глаукома” диагнозы куйды һәм дәвалау курсын башлады.

Тиешенчә дәвалау, режим саклау, дөрес туклану һәм табибның шифалы куллары, тәмле теле, яхшы мөгамәләсе күземне ачарга ярдәм итте. Айлар буе контрольдә тотып, төпле киңәшләрен биргәннән соң, операциягә озатты.

Аллага шөкер, хәзер ул күзем күрә. Авыру икенчесендә дә барлыкка килмәсен өчен ай саен күзәтелеп торам. Хастаханә юлында йөргәндә Нәкыйбә Гаффаровнаның күпме кешенең күзләрен дәвалавын, никадәр рәхмәт сүзе ишетүен күрдем. Азнакай, Сарман районнарыннан, Җәлил бистәсеннән дә мөрәҗәгать итәләр икән аңа. Районыбызда нинди яхшы табиб булуына сөенергә кирәк безгә. Офтальмолог кабинетына һәрвакыт зур чират булуын, күз авырулары белән балаларның да интегүен исәпкә алсаң, районга бер генә табиб җитә микән, дип тә уйлыйсың. 
Әйе, күз проблемалары белән һәркем диярлек очраша. Ләкин күп очракта вакытны сузабыз, үтәр әле дибез. Авыру тәмам азып, күзләр начар күрә башлагач кына табибка мөрәҗәгать итәбез. Онытмагыз: район үзәк хастаханәсендә сезне һәрчак ярдәмгә әзер торучы Нәкыйбә Гайнетдинова һәм аның шәфкать туташы Фәридә Мөгътәсыймова каршы алыр. Хезмәт юлын 1991 елда балалар бүлегендә шәфкать туташы булып башлаган Фәридә ханым да итагатьле булуы, хезмәтен белеп һәм яратып башкаруы белән аерылып тора. 
Нәкыйбә ханым – Башкортостанның Балакатай районы кызы. Гаиләдәге 6 баланың барысы да югары белем ала. Нәкыйбә, 1974 елда Уфа дәүләт медицина институтын тәмамлап, башта – Дәүләкәндә, аннары Уфа дәүләт медицина институтының офтальмология бүлегендә эшли. Мөслим егете – табиб-терапевт Рәшит Вагыйзов белән гаилә коруларына да 40 ел вакыт үтеп киткән. 
– Гаиләдә һәрчак татулык хөкем сөрде, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп яшәдек. Улыбыз белән кызыбыз, безнең юлны сайлап, Уфа медицина академиясен тәмамлады, – ди Нәкыйбә ханым. 
Камил – Уфа шәһәрендә психиатр-нарколог һәм терапевт булып эшли. Икесе дә гаиләле, икешәр бала үстерәләр. Гомумән, Нәкыйбә Гаффаровна һәм Рәшит Гаяновичның нәселләрендә табиб һөнәрен сайлаучылар күп. Алар Казан, Уфа, Яр Чаллы шәһәрләрендә эшлиләр, араларында фән докторлары, профессорлар да бар. 
Башкорт кызының Мөслимгә аяк басуына да 40 ел вакыт узган. Ләкин гомер заяга узмаган: югары квалификацияле табиб Мөслим халкы өчен кирәкле һәм якын кешегә, үз кызына әйләнде. Нәкыйбә ханым гаиләсендә ике милләтнең дә гореф-гадәтләрен, телен саклауга игътибар итә. Аның башкорт кызы булуы телендә әле дә сизелеп тора. Оныклары Уфа шәһәренең Мостай Кәрим исемендәге гимназиясендә укый. Бер оныгы Мостай Кәримгә багышланган фильмда да төшкән. 
40 ел гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган Нәкыйбә Гайнетдинованың тырыш хезмәте югары бәяләнгән – 2010 елда ул Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Иң мөһиме – ул халык рәхмәтен яулаган. 
Ләйсирә Фазлыева. 
Мөслим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев