Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык медицинасы

– Кизүгә каршы көрәштә пихта мае – шәп ярдәмче. Ул тире аша тирәнгә үтеп керә, озаграк файдаланганда, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Моның өчен авыруның күкрәген, кулларын һәм аякларын 5-6 сәгать саен пихта мае белән уып торырга кирәк.

– Кизү белән чирләгәндә, 1 стакан кура җиләген яки кура җиләге кайнатмасын, 1 аш кашыгы балны, 1 стакан ак майны, 30 мл коньякны, 0,2 аш кашыгы соданы бер савытка салып болгатырга. Һәм төнгә таба эчәргә. Балаларга шул дозаның яртысын һәм коньяксыз ясарга.

– Кизүгә каршы көрәштә пихта мае – шәп ярдәмче. Ул тире аша тирәнгә үтеп керә, озаграк файдаланганда, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Моның өчен авыруның күкрәген, кулларын һәм аякларын 5-6 сәгать саен пихта мае белән уып торырга кирәк.

– 1 аш кашы вак итеп туралган кура җиләге чыбыкларын бер стакан кайнар суда пешекләргә, 10-20 минут кайнатырга. 2 сәгать төнәткәннән соң, көненә өч тапкыр 1/3 стакан күләмендә эчәргә. 
– Томау яки кизү чорында 1 стакан кайнар сөткә 1 аш кашыгы бал бутап, көн дәвамында шуны аз-азлап эчеп бетерергә. 
– 1 аш кашыгы бөтнек (мята) үләненең яфрагын 1 стакан кайнар суга салып кайнатырга. Аны тастымалга урап, 30 минут төнәтергә. Соңыннан бер аш кашыгы бал кушарга. Килеп чыккан катнашманы көненә 3-4 тапкыр 1/3 стакан эчәргә. 
– Борын куышлыкларына көненә 4-5 тапкыр 3-5 тамчы алоэ согын тамызырга. Борынга тамызганнан соң, борын читләрен уарга кирәк. 
– 2-3 бүлбе сарымсакны вакларга һәм 30-50 мл кайнар су коеп бутарга. Килеп чыккан сыекчаны 2-3 тамчылап көненә 1-2 тапкыр борынга тамызырга. Шулай ук сарымсакны изеп, аның парын көненә 2 тапкыр 10-15 минут дәвамында иснәү кизүне җиңәргә булышлык итә. 
– 1 стакан кайнаган суга 1 чәй калагы кара карлыганның вакланган яфракларын, йә сабагын салып, төнәтергә куегыз. 3-4 сәгатьтән сөзеп алырга һәм көненә 1/2 стаканлап 3-4 тапкыр эчәргә. 
– Тамак авыртуын басар өчен, лимон кабыгын чәйнәргә киңәш ителә. Процедурадан соң 1 сәгать ашамый торырга, ә өч сәгатьтән соң тагын да шул процедураны кабатларга. 
– Температураны төшерү өчен, бәрәңге куллану отышлы. Чи бәрәңгене кыргычтан үткәреп, килеп чыккан ботканы маңгайга һәм чигәләргә компресс итеп салырга кирәк. 
– Ютәлне дәвалау өчен ике бананны кыргыч аша үткәрергә һәм бер стакан кайнар су салып бутарга, бераз бал кушарга. Катнашманы җылы килеш эчәргә. 
– Канәфер бөртеген чәйнәргә киңәш ителә. Аларны әфлисун яки лимон кабыгы белән алмаштыру да борын-авыз куышлыгын вируслардан саклый. 
– Кесәгездә бу чорда әрем, пихта, эвкалипт, лимон яки бөтнек маена сыланган кулъяулык йөртегез. Тирәгездә берәрсе төчкереп-йөткереп җибәрсә, шул кулъяулык белән борын-авызыгызны каплагыз. 
– Иртән әфлисун согы эчегез, кичен сарымсак бүлбесен яки суганлы салат ашагыз. Бу чара иммунитетны ныгытырга һәм организмга үтеп кергән микробларны үтерергә ярдәм итәр. 
Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәргә иренмәгез. Балаларыгызны да мәктәпкә, балалар бакчасына озатканда, вируслардан саклау чараларын күрергә онытмагыз. 
Мәгълүматлар Интернеттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев