Салат – витаминнар чыганагы
Салатны ясар өчен 0,5 кг кәбестә, 2 алма, 0,5 стакан мүк җиләге, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы алма уксусы, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 0,5 чәй кашыгы әнис (тмин) кирәк.
Һәркемгә дә килешмәскә мөмкин.
Алдан табиб белән киңәшегез
СУГАНЛЫ СӨТ ВИРУСЛАРДАН САКЛЫЙ
Уртача зурлыктагы суганның дүрттән бер өлешен угычтан уарга һәм шуны 1 стакан яңа кайнап чыккан сөткә салырга кирәк. Өстен каплап, тастымалга төреп, 20 минут төнәтәбез һәм сөзәбез. Катнашманы 1 чәй кашыгы бал белән эчәргә киңәш ителә. Йоклар алдыннан эчү файдалырак. Суганлы сөтне 1 атна эчү организмны ныгыта, вируслар белән җиңелрәк көрәшә, диләр.
ВИТАМИН «ОЯСЫ»
Көзен, көннәр кыскаргач, суыткач, күпвакыт юктан да кәеф төшә. Кәеф күтәрү өчен кызыл кәбестәдән салат ясап ашарга тәкъдим ителә. Кыш өчен менә дигән витамин! Кызыл кәбестәдә кан тамырлары ныклыгы өчен файдалы "антоциан" дигән матдә күп икән. Салатны ясар өчен 0,5 кг кәбестә, 2 алма, 0,5 стакан мүк җиләге, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы алма уксусы, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 0,5 чәй кашыгы әнис (тмин) кирәк. Кәбестәне юка гына итеп саламлап турыйбыз, тоз белән уып, йомшарганчы, 10 минут тотабыз. Салкын су белән юып алабыз да суын саркытабыз. Кәбестәгә тоз салабыз. Алманың кабыгын әрчеп, орлыкларын һәм үзәген алабыз, эре угыч аша чыгарып, кәбестәгә салып болгатабыз. Майга шикәр комы һәм алма уксусы салып, чәнечке белән болгатабыз һәм салатка салабыз. Ваклап әнисне дә салатка кушабыз. Иң ахырдан мүк җиләге салып, җиләкләрне измичә генә әйбәтләп болгатабыз.
БАЛЛЫ КАКАО ЙӨТКЕРҮНЕ БЕТЕРӘ
Салкын тисә, иң элек тамак авырта башлый. Авыру билгеләрен сизүгә төрле файдалы матдәләр белән баетылган кайнаган сөт эчәргә тәкъдим ителә. Сөтне кайнарга куйгач, аңа төелгән борыч, чәй содасы салырга була. Сөтне уттан алгач, бал өстәп, суытып эчегез. Төнәтмәне эчкәч, төренеп ятыгыз.
Йөткерсәгез, “сулы мунча”да 100 әр грамм бал, атланмай эретегез. Болгаткалап торып, 50 грамм какао, 3 аш кашыгы алоэ согы өстәгез. Атланмай эрегәч, савытны ут өстеннән алыгыз һәм яхшылап болгатыгыз. Катнашманы суыткычта саклагыз. Көнгә 2 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала 1 стакан кайнар сөт белән 1әр аш кашыгы эчәргә кирәк.
ИМБИР КӘНФИТЕ СУЫРСАҢ, САЛКЫН ТИМИ
Салкын тиюдән саклану өчен имбирне юка гына телемләп кисеп алырга да шуны суырырга кирәк. Ләкин имбир тәмсез, ачы, аз гына капкач та, авыз эчен куырып ала. Шуның өчен аннан кәнфит ясарга киңәш ителә.
200 грамм имбирне юка итеп телемләп турап, кәстрүлгә салып, күмелерлек су агызабыз. Шуны сүлпән утта ярты сәгать кайнатабыз. Имбирнең ачысы чыгып бетә. Суын түгеп, балландыру өчен ширбәт әзерлибез. 3 аш кашыгы суга 6 аш кашыгы шикәр комы салып, сүлпән утта кайнатып чыгарабыз, шуңа имбирне салабыз. Болгаткалап торабыз. Сыеклык тулысынча кайнап чыккач, ут өстеннән алабыз. Ширбәтне кайнатканда, яныннан китәргә ярамый, көяргә мөмкин. Суынгач, һәр имбир телемен шикәр онына (шикәр комы да ярый) манып, пергамент кәгазь салынган табага тезеп киптерәбез. Кипкәч, савытка салып, өстен каплап куябыз. Ширбәтле имбирне суыткычта берничә ай саклап була.
ЙӨЗЕМ САЛКЫН ТИЮДӘН ДӘВАЛЫЙ
Салкын тиюдән дәваланмау үпкә авыруы, пневмония китереп чыгарырга мөмкин. Салкын тиюне дәвалауның ысуллары бик күп. Йөзем суы – ышанычлы, сыналган дәва.
100 граммлы савытка йөзем салып, аны яхшылап юарга һәм иттарткычтан чыгарырга кирәк. Вакланган йөзем өстенә 200 грамм су салып болгатабыз һәм 10 минут сүлпән утта тотабыз. Уттан алгач, бераз суытабыз һәм сөзәбез. Йөзем суын көнгә 3 тапкыр бер ай буе эчәргә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев