Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык матур яшәргә лаек

Җирлек составына керүче дүрт авылда барлыгы 1170 кеше яши. Шуларның 577е – эш яшендәгеләр. Тойгелде авылында – тугызьеллык мәктәп, Ташлыярда башлангыч мәктәп эшли.

Авылларның инфраструктурасын йортларның төзеклеге, урам яктыртылышы, су үткәргечләр, юллар торышы күрсәтә. Җирлек халкы матур яшәргә өйрәнгән – өйләр ныклы, матур, төзек. Кемдер яңаны сала яисә элегрәк салынганын яңарта, киңәйтә. Быел җирлектә өч йорт салынган. Илгизә Гарифуллина, Марат Колпаков, Илдар Садыйковның йортлары әллә кайдан күзгә ташлана.

– Авыл җирлекләренең яшәеше агросәнгать комплексы, җирлектәге эшмәкәрләр һәм алар җитештергән продукция күләменә турыдан-туры бәйле. Бездә ике эре фермер хуҗалыгы эшли. “Әюпов” һәм “Нуретдинов” хуҗалыкларында 10 кешегә эш урыннары булдырылды. 2016 елдан “Намус” агрофирмасы Ташлыяр басуларында эшли башлады. Җирлегебездә кошчылык тармагы да зур үсеш алды. Сәйфуллин, Кәрамов, Хөснуллин, Ситдыйковның крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештерелгән каз, үрдәк, тавыкларны һәм яхшы сыйфатлы кош итен чит төбәкләрдән дә килеп алалар, – ди Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев.

 

Җирлек составына керүче дүрт авылда барлыгы 1170 кеше яши. Шуларның 577е – эш яшендәгеләр. Тойгелде авылында – тугызьеллык мәктәп, Ташлыярда башлангыч мәктәп эшли. Аларда 49 бала белем ала. Тойгелде һәм Ташлыяр балалар бакчаларына 40 бала йөри. Дүрт ФАП, ике мәдәният йорты, бер клуб, ике китапхәнә, дүрт мәчет эшли. Шәхси эшмәкәрләр Илнур Әхмәтҗанов, Гөлчәчәк Сабирова, Сәел Каюмовның сату нокталары халыкка хезмәт күрсәтә.

Яшь фермер Руслан Кәлимуллин күпләп сыер асрый. 2018 елда, 50 башка исәпләнгән терлек торагы төзеп, ит һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә, малларның баш санын арттыра бара. Ике гаилә сыер торагы төзү өчен 200 мең сум грант алып, күпләп сыер асрый башлады. Мәсәлән, Илшат Газымовның гаилә фермасында 14 сыер исәпләнә, фермер сөт продукцияләре ясап сата. Динар Каюмов сарыкчылык белән шөгыльләнә башлады. 17 баш сарык алып кайтып, аларны үрчетергә планлаштыра. Айдар Зиннуров үгезләр үстерү белән шөгыльләнә. Бәләкәй бозауларны 4,5-5 центнерга җиткереп суеп сата.

– Җирлегебездә иң зур эшмәкәр – “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Якын-тирә авылларда җитештерелгән сөтне җыючы да, иң күп эш урыннары бирүче дә ул. Яңа цех ачып, төрлесеннән сөт продуктлары җитештерүче Фаит Шәймурзин – җирлеккә иң күп ярдәм күрсәтүче иганәчеләрнең берсе, – ди Дамир Минһаҗев.

Районда иң беренчеләрдән булып, йорт җиһазлары ясау буенча үз эшен башлаган фермер Сәел Каюмовта да җирлекнең 4 кешесенә эш урыннары булдырылган.

Халыктан сөт җыю да яхшы оештырылган. Ел башыннан 593 мең килограммга якын сөт җыелды. Сөт саткан өчен халыкка 10 млн сумнан артык акча түләнде.

Быел халыктан 850 мең сум үзара салым акчасы җыелган.

– Барыбызның да көннән-көн яхшырак яшисе килә, җирлегебез халкы моңа лаеклы. Ләкин дәүләт берьюлы бөтен авылларга да ярдәм итә алмый, үзара салым программасы бик отышлы. Аннан файдаланып калырга кирәк, – ди Тойгелде авылында гомер итүче Равил Минһаҗев.

Үзара салым акчасына Тойгелдедәге зират профнастил белән әйләндереп алынган, Ташлыярда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә капиталь ремонт ясалган, зиратка юл салынып килә, парк урыны чистартылып, анда койма кою эшләре бара. Игенче авылы зиратына юл салу башланган. Атлас һәм Тойгелде авылларында су башнясы территорияләре әйләндереп алынган. Салым акчасы урам юлларын грейдерлау өчен дә тотылган. Өстәмә энергия саклагыч лампалар алынган. Бүгенге көндә Тойгелде мәдәният йортына территориясен төзекләндерү эше бара.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев