Халык киләчәге өчен борчыла
Исәнсеф авылында узган җыен халыкның, тузанын кагып, әйтәсен әйтеп, ачыклыйсы мәсьәләләрне кабыргасы белән куйган элеккеге җыелышларны хәтерләтте. Башка еллардан аермалы буларак, Тат. Бүләр мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Халык, көнкүреше өчен борчылып, район җитәкчелегенә проблемалары хакында сөйләде.
Мөҗәһидан Мортазин Тат. Бүләр мәчетенең арткы өлешенә койма тоту мәсьәләсен күтәрде. Мөҗәһидан абыйның сүзләрен хуплап, авыл мулласы Илгиз хәзрәт берочтан мәчет манарасын буяу кирәклеген, Аллаһ йортының җылыту системасы булмавын да билгеләп үтте. Җыенга шушы авылда туып-үсеп, бүген читтә гомер итүчеләр дә кайткан иде.
– Үз-үзен хөрмәт иткән кешенең тарихи үткәне, гореф-гадәтләре сакланырга тиеш. Авылыбызның үз музее булырга тиеш! Ул балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен тиңсез ядкарь булыр иде. Музей булдыру өчен үткәнебез дә, истәлекләребез дә җитәрлек, – диде Азнакайдан Яңа Сәеткә кунакка кайткан Гөлчәчәк Җәлилова.
– Яңа Сәет клубын җимереп аттылар. Югыйсә, бу бинаның түбәсен алыштырасы һәм күпмедер ремонт кирәк иде. Алты ел эшләмәгән клубтан җайлы гына котылдылар. Тик бу эш ахырына кадәр җиткерелмәде. Бинаның бер як дивары басып калды. Бу, үз чиратында, бала-чага өчен зур куркыныч тудыра. Стена ишелеп төшсә, астында калып, харап булачаклар бит! Авылдагы иске агач мәктәп тә ташландык хәлдә. Читтә яшәүче бер авылдашыбызга аны ремонтларга тәкъдим иткәннәр иде. Бина ремонтланса, мәдәни чараларны шунда үткәрү мөмкин булыр иде. Җыелышларны да шунда үткәрер идек, авыл халкының рәхәтләнеп сөйләшер урыны булыр иде. Бу эшләрне без генә башкарып чыга алмыйбыз, район җитәкчелегеннән ярдәм сорыйбыз, – диде Эльвира Мирсалихова.
Җыен кызганнан-кыза барды. Җирлек халкы зиратларны чиста тоту мәсьәләсен дә кабыргасы белән куйды. (Җирлектә җиде авылда сигез зират бар!). Кыш көне керү юлларын ачуны оештыру зарурлыгы да әйтелде. Иске Сәет авылының Зеленая урамына гравий җәю мөһимлеген дә әйтте халык. Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы үзара салым акчасын һәр авылның үзенә кулланачакбыз дип белдерде. Мари Бүләр һәм Яңа Сәет авылларының су системасына ремонтны да үзара салым хисабына башкару планлаштырыла. Тат. Бүләрнең Набережная, Мирная, Колхоз урамнарына гравий түшәү дә эш планына кертелгән. Яңа Сәет, Чишмә һәм Исәнсеф авылларындагы ташландык ихаталарга койма тоту, Яңа Сәет авылындагы һәйкәлгә капиталь ремонт үткәрү дә күз уңында тотыла.
Үрәзмәт авыл җирлегендә җыен, гадәттәгечә, тыныч узды. Җирлек халкы бер генә мәсьәлә дә күтәрмәде. Бүләк авылы халкы, гравий һәм таш салып, юл күтәртергә исәпли. Ник дигәндә, кышкы бураннар юлда тоткарлыклар тудыра. Шуның өчен 250 метр арада юл салу кирәк. Чишмә авылына да юл юк, тик аны үзара салым акчасына гына башкарып чыгып булмый.
– Көнкүреш өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Балалар саны аз булуга карамастан, мәктәп укучылары да, бакчага йөрүче нәниләр дә республикакүләм бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Үрәзмәт башлангыч мәктәбендә алты бала белем ала, балалар бакчасына өч сабый йөри, – ди Гүзәлия Шәйгарданова.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев