Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык хөрмәтенә төренеп

Уйнарга вакыты калмаса да, курчагы берәү генә булса да, кечкенә Альбина “врачлы” уйнарга ярата. Курчагының авырткан җирен дәвалап, бәйләп, үзенчә әллә нинди “майлар” сөртеп мәш килә ул. Шуңадырмы, һөнәр сайлау алдына килеп баскач та икеләнеп тормый, Минзәлә медицина училищесына юл тота.

Актаныш районы Табанлы Күл авылы кызы, шәфкать туташы белгечлеге алгач, туган авылына эшкә кайта. Бу чорларны өлкәннәребез яхшы хәтерлиләрдер: авылларда трахома, туберкулез, кызамык, сары чире кебек каты авырулар таралган еллар.
– Халыкны ул чорларда шәфкать туташына барырга өйрәтеп булмый иде. Шуңа күрә күп вакыт сумкамны күтәреп өйдән-өйгә йөрдем. Эштән соң төрле җәмәгать эшләрендә катнашырга ашыга идек, авыл халкы алдында төрле темаларга чыгышлар ясарга да, партия кушуы буенча башка эшләрне оештырырга да туры килде, – дип искә ала ул көннәрне Альбина апа.
Булачак тормыш иптәше Хәләф белән дә шундый җәмәгать эшләре белән йөргәндә таныша ул. Элеккеге Калинин районы партия комитетында оештыру бүлеге мөдире булып эшләүче Хәләф Шәмсетдинов үзе кыю, үзе чая, шуның өстенә игелекле һөнәр иясе Альбинага бер күрүдә гашыйк була. Туйдан соң яшь пар Мөслимдә яши башлый. Альбина апа мөслимлеләрнең яраткан шәфкать туташына әйләнә. Башта хирургия, соңыннан терапия бүлегендә берөзлексез 45 ел өлкән шәфкать туташы вазыйфасын башкара. Альбина апа авыруларны дәвалаганда, иң элек аларның тереләчәгенә ышаныч тудырып, дарулар, уколлар белән генә түгел, аларны ягымлы сүзләре, төпле киңәшләре белән дә сихәтләндерә. Мәрхүм әтием дә хастаханәгә барса иң элек Альбина апаны күрергә тырышты: “Альбина ни әйтсә, шул була. Ул беркайчан да ялгышмый, аның кулы да, теле дә алтын”, – ди иде.
Хезмәттәшләре әле дә матур сүзләр белән искә алалар, аралашып яшиләр.
– Альбина апа – минем остазым. Терапия бүлегендә 1977 елдан бергә эшләдек. Ачык йөзле, тирән белемле, бик төгәл, шул ук вакытта тапкыр-шаян сүзле булды. Курку белмәс, тәвәккәл иде. Элеккеге вакытта санитаркалар да юк иде. Бергәләп авыруларны да ашаттык, санитарка хезмәтен дә башкардык, бердәм коллектив булып дус-тату эшләдек, – ди озак еллар терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Рәшидә Садриева.
Альбина апа 42 ел гомер иткән тормыш иптәше Хәләф абый, 30 ел бергә яшәгән каенанасы Мәхтүмә апа хакында да бик яратып, сагынып искә ала:
– Ирем Хәләфетдин дә көн дәвамында эштә иде, шуңа күрә балаларны күп вакыт каенанам карады, тәрбияләде. Ул миңа хезмәтемне төгәл итеп башкарырга, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга мөмкинлек тудырды. Хәләфетдинем дә: “Нигә анда барасың, сиңа нигә кирәк ул?” димәде. Беркайчан авыр сүз әйтмәде. Югыйсә 27 ел төнге сменада эшләгән, 32 ел район хатын-кызлар советы әгъзасы булып торган, 28 ел халык утырышчысы булган хатынга “син кайда йөрисең?” дип әйтерлеге дә булгандыр. Шөкер, гомеребез буе матур яшәдек, – ди Альбина Шәмсетдинова.
Шәмсетдиновлар гаиләсендә өч бала: бер кыз, ике ул үсә. Ике балалары, әниләре юлын дәвам итеп, табиб һөнәрен сайлыйлар. Бүгенге көндә алты оныгының икесе табиб булып эшли.
– Безнең әни бик таләпчән булды. Ничек укуыбызны, ни белән шөгыльләнүебезне һәрвакыт игътибарында тотты. Әмма беркайчан да орышмады. Дәфтәрдә хатабыз булса, ул битне ертып алып, яңадан эшләтә иде. Ә югары уку йортларында укый башлагач, аның җибәргән камыр ризыкларын бик яратып көтеп ала идек. Берсендә хәтта, самолет очучысын туктатып торып, бик аз гына пешеп бетмәгән бәрәңге тәкәсен җибәргән иде. Самолет Казанга килеп җиткәнче тәкә үз кайнарлыгы белән пешеп бетте. Әниебез үзенең үрнәгендә һәрвакыт дөрес булырга, туганлык җепләрен сакларга өйрәтте. Эше никадәрле тыгыз булса да, гомере буе җиләк-җимешен үстерде. Өстәлдән тәмле камыр ризыклары, өебездән кунак өзелмәде. Бүген әниебез онык һәм оныкчыкларын тәрбияләргә ярдәм итә, – ди уртанчы улы, “ШАХ” җәмгыяте җитәкчесе Айрат Шәмсетдинов.
Кеше гомеренең иң зур бүләге дә шул – халык хөрмәте һәм ихтирамы.
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.
Фото – А. Шәмсетдинованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев