Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык күңеленә туры юл

Күренекле якташыбыз Шәмсия Җиһангирова күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Күренекле якташыбыз – шагыйрә, журналист, СССР һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР журналистларының бәллүр каләм иясе, Казан шәһәренең Идел буе районы һәм Мөслим районының Шәрәфле әгъзасы, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Шәмсия Җиһангирова белән мөслимлеләр хаклы горурлана. 
 

Шәмсия Җиһангирова 1951нче елның 28 февралендә Баек авылында туа. Башлангыч белемне – туган авылында, урта белемне Казандагы 10нчы интернат-мәктәбендә ала. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң, иң элек – Татарстан китап нәшриятында, аннары Әлмәт шәһәрендә балалар бакчасы мөдире булып эшли. 1981 елда кабат китап нәшриятына килә. Аны әдәбият-сәнгать редакциясенә мөхәррир итеп, аннан баш редакциянең өлкән мөхәррире итеп билгелиләр. 1988-1991 елларда Шәмсия Җиһангирова Татарстан Мәдәният министрлыгының Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту үзәгенең уку-укыту, кулланма әсбаплар нәшер итү бүлеген җитәкли. 1992 елда аны Татарстан дәүләт радиокомитетына эшкә чакыралар. Шунда ул 2002 елның август аена кадәр музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе оештырылгач, Ш. Җиһангирова радионың баш мөхәррире вазифасын башкара.
 

Ш. Җиһангирова бик иртә каләм тибрәтә башлый. Матбугатта беренче шигыре “Авыл утлары” газетасында 1966 елда ук дөнья күрә. Казанда интернат-мәктәптә укыганда балалар өчен язган шигырьләре республика газеталарында басыла. Ә студент тормышы булачак шагыйрәне чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгать кочагына суырып ала. Ул университетның “Әллүки” әдәби берләшмәсенә йөри, шул исемдәге стена газетасының җаваплы мөхәррире була, хор түгәрәгендә җырлый, тынлы оркестрда думбрада уйный. Шигырьләре бер-бер артлы “Идел” альманахында басыла. Якташыбызның шигырьләре, повесть һәм хикәяләре, юмористик әсәрләре “Төсле моң”, “Яшел гармун”, “Балачак кая китә?”, “Ни өчендер безнең язмыш шундый”, “Җирсү”, “Илаһият” китапларында дөнья күрә. 
 

Шәмсия Җиһангирова – җырчы шагыйрә. Аның шигырьләре табигый агышлы. Шуңа күрә дә композиторларыбыз аның иҗатына аеруча еш мөрәҗәгать итә, бик күп шигырьләрен көйгә сала. Аның радиодагы эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Халык күңеленә юл тапкан берсеннән-берсе кызыклы тапшырулары якташыбызның иҗатчы буларак осталыгын күрсәтә. Шәмсия Җиһангирова – 1991 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 

Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев