Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хак дингә таяналар

Мөселманнар сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд саләлләһү галәйһи вәссәләм дөньяга килгән Рабигыль-әүвәл – мәүлид аен зурлап билгеләп үтәләр. Ай дәвамында мәчет һәм мәдрәсәләрдә бәйрәмнең тарихы, пәйгамбәребезнең тормыш юлы һәм яшәү рәвеше турында вәгазьләр укыла. Аның шәфәгатен өмет итеп, салаватлар әйтелә. 

1 ноябрь көнне Баланлы авылының “Корбангали” мәчетендә, мәүлид аена багышлап, бик матур мәҗлес үтте. Анда “Мин Пәйгамбәрне яратам” темасына вәгазь сөйләнелде, салаватлар әйтелде. Михайловка җирлегендә дә мәүлид аенда елның-елында зурлап мәҗлес уздыралар. Быел мәүлид бәйрәме 5 ноябрь көнне үтте. Элемтә авылындагы “Әскать” мәчетендә узган бәйрәмгә мөселман кардәшләребез күп җыелды. Өлкән яшьтәгеләр арасында балаларның да булуы нур өстенә нур иде. Бәйрәмне районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла ачты. Һәм көзге айларда гошер сәдакасы җыюда активлык күрсәткән Михайловка мәхәлләсенә, аның имам-хатыйбы Расыйх хәзрәт Каюмовка мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатын тапшырды. Илгиз хәзрәт Мөхәммәт пәйгамбәрнең күркәм сыйфатларын бәян иткән вәгазь укыды, пәйгамбәребезнең шәфәгатен өмет итеп, салаватлар әйтүнең фазыйләтләрен аңлатты. “Мәүлид аенда мондый мәҗлесләр үткәрү – зур әҗер савапка ирешү”, – диде имам-мөхтәсиб.
“Әскать” мәчете сафка басканнан бирле халыкка хезмәт итә. Җомга намазларына, ураза һәм корбан гаетләренә мәхәллә халкы гына түгел, күрше-тирә авыллардан да киләләр икән. 
– Мәчетебез олы юл өстендә урнашкан. Шуңа күрә юлчылар да, анда кереп, намаз укый. Җомга һәм гает намазларына Рантамак, Ташлыяр, Баланлы авылларыннан килүчеләр дә бар. Аллага шөкер, мәчетебез буш тормый, – ди Михайловка авыл җирлеге башлыгы Роберт Исламов.
“Әскать” мәчетендә дүрт ел инде ислам нигезләренә, гарәп графикасына, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтү буенча укулар оештырыла. Дин дәресләрен Мөнир хәзрәт Борһанов һәм Расыйх хәзрәт Каюмов алып бара.
– Сарман районы Рантамак авылыннан да киләләр дин гыйлеме алырга. Барлыгы 25-30лап шәкертебез бар. Алар арасында балаларның да булуы сөендерә. Аллаһ йортына класслары белән килүчеләр дә бар. Алар белән төрле чаралар, бәйгеләр үткәрәбез, – ди мәхәлләнең имам-хатыйбы, районның аксакаллар шурасы рәисе Расыйх Каюмов.
Дин гыйлеменә өйрәнергә теләк белдерүчеләр артканнан-арта бара икән. Быел тагын биш шәкерт дин сабаклары ала башлаган. Мәдрәсәгә йөрүчеләр арасында хатын-кызлар күпчелекне алып тора. 
– Мәчеткә аяк баскач та иң элек матур итеп яулык бәйләргә, мөселманча киенергә өйрәндек. Әлхәмдүлилләһ, гарәп хәрефләре белән Коръән укыйбыз, намазга бастык. Әти-әниләребезнең догачылары булуыбызга сөенеп туя алмыйбыз, – ди Резеда ханым. 
Михайловка авылында остабикә вазыйфаларын башкаручы Люция Вәлиева җирлектә ислам диненең куәтләнүенә сөенүен яшерми. “Аллаһ йортын төзеп биргән Әскать абыйга рәхмәтләр укыйбыз. Балалар йөри укырга. Мәчетебез эшләп торсын, файдалы һәм дәвамлы гыйлемнәр алырга язсын”, – ди ул.
Михайловка мәхәлләсендә әнә шулай халыкны, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы итеп тәрбияләүдә хак дингә таяналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев