Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәгазьдә – авылда, гамәлдә – шәһәрдә

Авыл җирлекләрендә теркәлгән халыкның бер өлеше шәһәрдә яши. 

Авыл җирлекләрендә җыеннар дәвам итә. Район җитәкчеләре халыкны борчыган сораулар белән якыннан таныша.  
Симәк авыл җирлегендә 286 хуҗалыкның 229ында тормыш бара, 59 хуҗалык буш тора. Ике йортта җәйге чорда яшәү өчен ремонт эшләре бара. Җирлектә 495 кеше пропискада булып, 413 кеше даими яши. Мәктәп яшендә – 42 бала, мәктәпкәчә яшьтә – 12, студентлар саны шулай ук 12не тәшкил итә. 
“Август-Мөслим” агрофирмасында җирлекнең 40 кешесе хезмәт куя. Читтә эшләп көн күрүчеләр саны – 72. Райондагы оешма-предприятиеләрдә 23 кеше эшли, эшсезләр саны да шул дәрәҗәдә. 
Ферма күчерелү сәбәпле, Елгабаш авылын су белән тәэмин итү  проблемасы булмасын өчен ферма янындагы су башнясын да икенче урынга күчергәннәр. 
Иганәчеләр ярдәме белән башланган буа төзелеше турында да аңлатып үтте җирлек башлыгы, шулай ук көнүзәк мәсьәлә булган вакциналаштыруга тукталды. 
Җыенда катнашкан район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов үзенең чыгышында җирлекнең демографик хәле уйландыра дип билгеләп үтте. 
Тат.Бүләр авыл җирлегендә 360 хуҗалыкта 995 кеше яши. Шуларның 463е – эш яшендә. 349 кеше – лаеклы ялда. Узган чорда бер бала туган, 14 кеше вафат булган. Шәхси хуҗалыкларда 992 мөгезле эре терлек (365е – сыерлар) асрыйлар. Сыер һәм кәҗә асраучыларга барлыгы 900 мең 100 сумлык республика ярдәме күрсәтелгән.  
– Эш яшендәге халыкның шактые шәһәрләрдә гомер кичерә. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендә 130 бала бар, аларның да күпчелеге исәптә генә тора, яшәүләре читтә, – ди авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов.  
Эш яшендәге халыкның күпчелеге агрофирмада хезмәт куя. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче һәм крестьян-фермер хуҗалыгы тотучы гаиләләр бар. 17 гаилә күпләп мал-туар асрый. Ләкин соңгы елларда мал саны кимү күзәтелә.  
2021 елда физик затларга салым планы – 125 мең сум, шуның 57500 сумы җыелган. Милек салымы планы 143 мең сум. Аның нибары 8500 сумы гына җыелган. 596 мең сум җир салымының 434300 сумы тупланган. Милек һәм җирләрне теркәү эше контрольдә тотыла, ди җирлек башлыгы. 
Җирлектә кошчылык тармагы үсеш алган. Тат.Бүләрдә – Илгиз Зиннуров, Исәнсефтә Ринат Хөснимәрданов шушы юнәлештә эшли. 
Җирлек халкына шәхси эшмәкәрләрнең биш кибете хезмәт күрсәтә. 
Башка җирлекләрдән аермалы буларак биредә ике урта мәктәп эшли: Тат.Бүләрдә – 52 бала, мари Бүләрдә 25 бала белем ала. Аларга барлыгы 34 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Ике балалар бакчасында 9 сабый тәрбияләнә. Җирлектә биш фельдшер-акушерлык пункты, ике мәчет эшли. 
Авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов башкарылган эшләргә тукталып, су белән тәэмин итүдә Тат.Бүләр авылының проблемалы булып калуын билгеләп үтте, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмләшеп эшләгән мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният учаклары коллективларына, авыл халкына рәхмәтен җиткерде. Фельдшер Роза Әмирова үзенең чыгышында коронавируска каршы вакциналаштыруның соңгы арада активлашуын билгеләп үтте. Җыенда катнашучылар җирлектәге буш торган объектларны сүтү буенча барган эшләрдә хәбәрдар булырга теләүләрен әйттеләр, үзләрен борчыган башка мәсьәләләрне күтәрделәр.  
Тат.Бүләр авыл җирлеге җыенында район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов катнашты һәм халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 

Мөнирә Арсланова.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев