Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше хәлен аңлап эшлиләр

Илдар Маликов – көн саен райондашларының проблемалары эчендә кайнаучы, халыкның иминлеге өчен көрәшүче участковыйларның берсе. Бу хезмәттә ул 2007 елдан бирле. 

Күбәк егете Илдар. Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач армия сафларына алына. Ике ел Германиядә хәрби хезмәт узып, туган авылына әйләнеп кайта. 14 ел дәвамында авылларга газ кертү белән шөгыльләнә ул. Кечкенәдән эчке эшләр органнарында эшләргә кызыккан Илдар юридик белем алырга тели. Укырга керергә бер балл җитми. Башка юнәлештә укырга теләми ул. Газ участогында хезмәт куйганда дуслары аны район эчке эшләр бүлегенә чакыра. 
– Дусларымның шактые район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя иде. Бүлеккә кеше кирәк, диделәр. Мин бик теләп риза булдым. Эшкә дә җиңел кереп кителде. Эшкә урнашу белән Алабуга милиция мәктәбенә укырга кердем. Күңел яткан хезмәт булгач, эшне чын күңелдән башкарасың икән ул. Кечкенәдән хыялланган эш урыны бу, алга таба да сынатмаска иде, – ди Илдар Маликов.
Хезмәтенә хөрмәт буларак бирелгән Мактау грамоталарының, Рәхмәт хатларының исәбе юк. Быел Илдар Маликовка хезмәтенә булган мөнәсәбәте, яхшы хезмәте өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин өр-яңа “Нива” машинасы тапшырды.
– Илдар кебек егетләр булганда, җинаятьләргә чик куелмаса да, көнкүрештәге тәртип бозулар саны кимер. Җинаятьчене тоту өчен Илдар кебек үҗәт, тәвәккәл булырга кирәк. Иске Карамалы һәм Баек авыл җирлекләрен контрольдә тота Илдар. Аны белмәгән бер генә кеше дә юктыр. Ул бөтен җиргә җитешә, төгәл, һәрвакыт сафта. Үзе дә Күбәк егете булгач, авылдашларының тормыш-көнкүрешеннән хәбәрдар. Кемдә нинди проблема бар, кайсын нәрсә борчый – барысын да белеп тора. Авыл халкы үзе дә аннан яклау табасын белеп яши. Участок инспекторы бит ул – тәртип сагында торучы гына түгел, психолог та. Төрле даирә кешеләре белән аралашу өчен ихтыяр көче, характерың нык булу кирәк, – ди участок инспекторлары җитәкчесе Булат Мирзаянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев