Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КЕШЕ булып калыйк!

Халыкның рухи дөньясын баету, әхлак тәрбиясе бирү максатында районда махсус программа кабул ителәчәк. Программаның бер юнәлеше, рухи үсешне тәэмин итүгә нигезләнеп, социаль ярдәм буенча махсуслашачак.

Октябрь башында, рәсми төстә игълан ителеп, – өлкәннәр, декабрьдә инвалидлар ункөнлеге үткәрү матур гадәткә әйләнде. Шул рәвешле хөкүмәтебез әлеге категория гражданнарга игътибарны арттырырга теләгәндер. Ни әйтсәң дә, ункөнлек дәвамында игътибар да күбрәк, төрле чаралар үткәрү мөмкинлеге дә зуррак. Мөслимдә ункөнлек белән генә чикләнмәделәр, дияргә була. Инвалидлар һәм өлкәннәр декадасын йомгаклау утырышы 19 декабрьдә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узды.

Өлкәннәрне хөрмәтләү яки мөмкинлеклекләре чикле гражданнарга ярдәм итү турында күп сөйлибез анысы. Тик әлеге категорияне яклау яки аларга ярдәм итү күбрәк сүздә генә кала кебек. Өлкәннәр, мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз, асоциаль яки аз керемле гаиләләр һәм безнең ярдәмгә мохтаҗ башкалар даими игътибар үзәгендә, дип әйтеп буламы? Алар турында искә төшереп торырга ярый әле өлкәннәр һәм инвалидлар ункөнлеге бар. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та чыгышында шул хакта искәртте: “Без бүген әйләнә-тирәбездәге ялгыз өлкәннәргә, сәламәтлекләре чикле райондашларыбызга, төрле сәбәпләр белән тормыш авырлыкларына дучар булганнарга тиешле дәрәҗәдә игътибарлымы? Ярдәм кулы сузабызмы? Үз тормышыбыз җитеш булып, дөнья куып, алар турында онытып җибәрмибезме?” Сүз дә юк, әлеге категория райондашларыбызны кайгыртучы, күпмедер ярдәм итүче оешмалар бар. Волонтерлар да эшли. Марафоннар да уздырабыз, кемгәдер ярдәм йөзеннән акча да җыйган булабыз. Шулай да күпвакыт ярдәмгә мохтаҗ кешегә җылы сүз, игътибар җитми.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылган “Без бергә!” хәйрия марафонында райондашларыбыздан 675 850 сум ярдәм кергән. Шуның 527 250 сумы – 184 райондашыбызга адреслы ярдәм. “Калган 148 меңне ярдәм сораган 50 кешегә бүлсәң, өчәр мең сум тия”, ди Азат Әхмәтҗанов. Ә бит арада церебраль параличлы баласын урамга һава суларга алып чыгу өчен коляска сораучылар да бар! Чакырып та марафонга килмәгән оешмалар да аз түгел. 50 эшмәкәрнең 37се генә марафонда катнашкан. Игелек кылу, мөмкинлекләре чикле гражданнарга ярдәм итү – һәркемнең үз эше. Күңел киңлегенә һәм вөҗданга бәйле. Битараф булмасак, таш бәгырьгә әйләнмәсәк иде!

Ә игелек кылуның төрле ысуллары бар. Өлкәннәргә ярдәм итү, мөмкинлекләре чикле гражданнарга булышу, табигатьне саклауга үз өлешеңне кертү... “Мизгел” яшьләр үзәгенең волонтерларын ДЦПлы балалар тәрбияләнүче гаиләләрдә көтеп алалар, ди хәрәкәтне оештыручылар. “Сез килгәч, баламның кәефе күтәрелә”, дигәнне еш ишетергә туры килә”, ди волонтерлар.

Авыру баланы тәрбияләүнең ничек авыр булуын әти-әниләр үзләре генә беләдер. Шулай да ДЦП диагнозлы улын тәрбияләүче Гөлфия Җиһангировадан зарлану сүзен ишетмәдек. Киресенчә, ул үзләрен “иң бәхетле әти-әни” дип атады. “Мондый сынауларны Аллаһы Тәгалә бәхетле кешеләргә генә бирә, – ди ул. – Яшәүнең ямен, тәмен шушы бала дөньяга килгәч кенә аңладык”. Гөлфия ханым үзләренә ярдәм итүче, бүләкләр белән баласын сөендерүче игелекле райондашларыбызга рәхмәтен җиткерде.

ДЦП диагнозлы баланы уллыкка алып үстергән Мәндүдә Хәсәновадан рәхмәт сүзләре генә яңгырады: “Улымны, Аллага шөкер, эшкә урнаштырдылар. Кеше арасында йөри башлагач, миңа да, тирә-юньгә дә мөнәсәбәте үзгәрде, кешеләр белән аралашырга өйрәнде. Баламны эшкә алып, аңа яңа мөмкинлекләр ачкан өчен рәхмәт!”

Районның имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Морадның вәгазе дә үтемле булды.

– Аллаһы Тәгалә кемнедер – байлык, кемнедер – дәрәҗә, ә кемнедер гаиләсе белән сыный. Шәхес буларак сыный: КЕШЕ булып кала алабызмы? – дип башлады ул сүзен. – Кунакка йөри алмаучы туганнарыбыз, егермешәр ел урын өстендә ятучы күршеләребез бар. Аның синең күршең яки туганың булу юкка түгел, Аллаһы Тәгалә безне шулай сыный.

Һәркөн иртән җиргә ике фәрештә иңә, ди. Берсе: “Бирүчегә алмаш бир, ягъни арттырып бир”, дип дога кылса, икенчесе: “Тотып калучыга, ягъни саранга югалту бир”, дип дога кыла, –  ди хәзрәт. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә адәм балаларына сәүдә тәкъдим итә: “Бир, ягъни мәрхәмәтле булыгыз, ярдәмләшеп яшәгез, мин дә сезгә бирермен”, ди.

– Хуҗабикәнең ниндилеген – бәдрәф яки аш бүлмәсе, авылда кемнәр яшәвен зиратлар торышы күрсәтә. Җәмгыятьнең нинди булуын мохтаҗларга мөнәсәбәт билгели, – диде район башлыгы һәм Германиядәге бер шәһәрчекне мисалга китерде. “2 меңләп акылга зәгыйфь кеше яшәгән шәһәрчек чиркәү салымы хисабына яши. Әлеге салымны халык, кат-кат искәрткәнгә түгел, ә үзе белеп түли. Ә без Европадагы тормышка шаккатабыз! Европа илләрендә дин дә алай көчле түгелдер, бәлки, әмма тормыш күпкә яхшы. Чөнки кешеләрдә үзара хөрмәт, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары сакланган, – диде Рамил Муллин. – Үзебез үзгәрмибез икән, дөнья үзгәрмәячәк!”

Халыкның рухи дөньясын баету, әхлак тәрбиясе бирү максатында районда махсус программа кабул ителәчәк. Программаның бер юнәлеше, рухи үсешне тәэмин итүгә нигезләнеп, социаль ярдәм буенча махсуслашачак.

Шунысын да әйтергә кирәк, утырыш барышында мәдәният йорты фойесында хәйрия ярминкәсе дә оештырылган иде. Ярминкәдә социаль хезмәткәрләр мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның кул эшләрен тәкъдим итте. Кул эшләрен сатып алып, район халкы инвалидларга азмы-күпме ярдәм күрсәтте. Мондый ярминкәләрне ешрак үткәрергә иде.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев