Үкенерлек түгел узганнар
Гомер дигәнең агымсулар кебек ага да ага гына. Гомер елгасының тизлеген киметү яки юнәлешен үзгәртү турында хыялланучылар да бардыр, бәлки. Әмма Рәйхан Ибраһимов бу хакта уйлап та карамый. “Тормыш юлыңны кабат башлый аласың” дисәләр, ул башканы сайламас иде. Чөнки үткәне үкенерлек түгел, хезмәт юлы матур эшләр белән үтелгән.
Язмыш Иске Карамалы егетенә сынауларны бик иртә әзерләп куйган икән. Уналты яше тулар-тулмас иң газиз кешеләре – әти-әнисе бакыйлыкка күчә. Шуңа күрә тормыш йөген бик иртә тарта башлый егет. Йорттагы, каралты-курадагы эшләр өстенә җәйге каникул вакытларында колхозда эшли. Бик яшьли хезмәтнең тәмен, үзе эшләп тапкан акчаның кадерен белергә өйрәнә.
Максатчан егет, урта белем алганнан соң, Казан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерләүче бүлегенә укырга керә. Диплом алганнан соң Әлмәт районының Куйбышев исемендәге колхозында баш инженер булып эшли. Аннары яшь белгечне Мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә эшкә чакыралар. Ул елларда авыл хуҗалыгы тармагы хәзерге кебек инженерларга кытлык кичерми. Кайда да булса эшкә билгеләгәндә, беренче чиратта белгечнең практик тәҗрибәсенә, һөнәри компетенциясенә, хезмәтенә ни дәрәҗәдә җаваплы каравына игътибар итәләр. Рәйхан Ибраһимовка бу яклап тел-теш тидерерлек булмый. Бөтен энергиясен, барлыгын җаваплы да, тынгысыз да хезмәтенә бирә ул.
Сиксәненче еллар авыл хуҗалыгы киң колач белән механикалаштыру чоры булып тарихка кереп калган. Баш инженерларга бу шартларда зур эшләр йөкләнә. Терлекчелек фермаларына, машина-трактор паркларына техника һәм җиһаз-җайланмалар кайтару, аларны көйләү буенча идарәнең инженерлык бүлеге белгечләренә зур эшләр йөкләнә. Вакыт белән дә, ял белән дә исәпләшмичә эшли алар. Игенчелектә яңа техника һәм технологияләрне кулланышка керткән елларда практик семинарлар үткәрү, басудан кайтып кермичә эш оештыру дигәне дә бар бит әле. Бөтен барлыгын эшкә биргән тәҗрибәле һәм тынгысыз белгечне күзәтеп йөргән район җитәкчелеге аңа бик тә җаваплы вазыйфа йөкли – 13нче санлы “Алга” ПМКсына җитәкче итеп билгели. 1983 ел була бу.
– Ул елларда районда мелиорация эшләре киң колач белән алып барылды. Бер-бер артлы дистәләгән буа төзеп, файдалануга тапшырдык. Хуҗалыкларда сугарулы мәйданнар артканнан-арта барды. Торак пунктларына су кертү, чишмә сулары китерү буенча да күләмле эшләр башкарылды, – дип искә ала Рәйхан Ибраһимов.
Оешмада хезмәт күрсәтү төрләре арта, матди-техник коралланыш ныгый. Еллык хезмәт нәтиҗәләре буенча13нче санлы “Алга” ПМКсы 1984, 1986 елларда күчмә Кызыл байрак белән бүләкләнә. Эшче-хезмәткәрләр өчен өч дистәдән артык фатир төзелә. ПМК йортларын һәм административ бинаны җылытучы котельныйны газга күчерәләр. Оешманың үз кибете, ашханәсе ачыла. Кыскасы, оешманың гөрләп чәчәк аткан еллары бу. Егерме ел җитәкчелек итү дәверендә оешманы шундый югарылыкка күтәрүдә, эшче-хезмәткәрләрнең тормыш-көнкүреш хәлен яхшыртуда лаеклы өлеше булу белән хаклы горурлана Рәйхан Әмирович.
Хезмәт юлының соңгы елларында – Үрәзмәт подстанциясендә мастер булып эшләгәндә дә районның электр челтәрләре системасын үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә ул. Аның хезмәт еллары төрледән-төрле җәмәгать эшләре белән үрелеп бара: КПСС райкомы члены, берничә чакырылыш район Советы депутаты, Иске Карамалы авыл советы депутаты була. Район халкы һәм авылдашлары биргән наказларны үтәүдә, төрле проблемаларны хәл итүдә актив эшли. Бүген җитмешенче язын каршылаучы Рәйхан Ибраһимов үткәннәргә борылып карый да, районыбызның данлы тарихында якты эз калдыруына канәгатьлек һәм горурлык хисләре кичерә.
Әлфинур Ногманова.
Фото – Рәйхан Ибраһимовның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев