Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кем җиңүче?

24 февраль көнне оешма-предприятиеләр XXIX кышкы спартакиада кысаларында йөзү һәм канат тартышу буенча көч сынашты. Йөзү эстафетасында беренче урынга район эчке эшләр бүлеге командасы чыкты. Икенчедә – газ участогы, өченче урында – Мөслим гимназиясе. 

24 февраль көнне оешма-предприятиеләр XXIX кышкы спартакиада кысаларында йөзү һәм канат тартышу буенча көч сынашты. Йөзү эстафетасында беренче урынга район эчке эшләр бүлеге командасы чыкты. Икенчедә – газ участогы, өченче урында – Мөслим гимназиясе. 
– Йөзү эстафетасында унбер генә команда катнашты. Мөслим урта мәктәбе, «Хуҗалык тәэмин итүе» унитар предприятиесе, “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте, «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» унитар предприятиесе команда куюны кирәк дип тапмаганнар, күрәсең, – ди районның массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе җитәкчесе Марат Бәйрханов. 
Ярышлар бик үзенчәлекле узды. Йөзү осталыгы гына түгел, уникальлеккә дә бәя куелды. “Август-Мөслим” агрофирмасы җитәкчесе Владимир Заляйскалнсның старттан финишка кадәр су астыннан йөзеп баруы күпләрне гаҗәпләндерде. Тын да алмый, оста итеп йөзгән ир-егеткә “Афәрин!” дип кычкырдылар. “Культагро” командасыннан Булат Солтанов та башкалардан аерылып торды. Йөзү ярышларына чаялыгы белән җитезлеген дә кушкан райондашыбыз иң-иңнәрнең берсе булды. “Иң тиз йөзүче” исемен шулай да гимназиядән Дамир Шәйхетдинов алды. Җанатарлар арасында кечкенә балаларның да, йодрыкларын төйнәп, спортчыларга көч биреп утыруы үзе бер манзара иде! 
– Суны бик яратам, бер ел инде йөзү белән шөгыльләнәм. Киләчәктә оста йөзүче буласым, зур уңышларга ирешәсем килә, – дип шаккаттырды безне алты яшьлек Айзилә Садертдинова. 
Канат тарту уены да бик үзенчәлекле барды. Елдагыча, әлеге бәйгедә гимназиялеләргә тиңнәр булмады. 
– Мин башка нәтиҗә көтмәгән идем дә. Үзегез күреп торасыз – хәлле егетләр генә гимназиядә. Алардан бауны тартып ала торган түгел! – диде көндәш команда өчен көч биреп утырган җанатар Илшат Гарипов. 
Бәйгедә Мөслим урта мәктәбе командасы икенче урынны алды. Өченче урында – район Советы һәм Башкарма комитеты командасы. Призлы урын алмасалар да, Марсель Әһлиев җитәкчелегендәге район электр элемтәсе узелы командасын да билгеләп үтәсе килә. Команда бердәм, тупланган булуы белән аерылып торды. Беренче өчлеккә керү өчен аларга аз гына үҗәтлек җитмәгәндер. 
Бу көнне барлык уеннарга нәтиҗә дә ясалды, оешма-предприятиеләр арасында XXIX кышкы спартакиада уеннарының җиңүчеләре ачыкланды. Район эчке эшләр бүлеге командасы – беренче, гимназия икенче урынга лаек булды. Район Советы һәм Башкарма комитеты спортчылары өченче урынны алды. Дүртенче урын район үзәк хастаханәсе коллективына бирелде. Жиңүче командаларга 30, 25, 20, 15 меңлек сертификатлар, Мактау кәгазьләре һәм кубоклар тапшырылды. Бу шимбәдә авыл җирлекләре командаларының йомгаклау уеннары була. Яңа Усы авыл җирлегендә Әмәкәй, Вәрәшбаш, Яңа Усы, Рус Шуган командалары очраша. Башлана 9.00 сәгатьтә. 

Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев