Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кем гаепле?

Бала дөрес булмаган гамәл кылса, без, әти-әниләр, күпвакыт: “Ник алай эшләдең? Кемнән өйрәндең? Кем кушты?” дип, балага ябырылабыз. Төптәнрәк уйлап карасаң, ялгыш адымның башы үзебезгә, әти-әниләргә, барып тоташуын уйламыйбыз.

Бәлки, бала өйдә, гаиләдә туган аңлашылмаучанлыктан, әти белән әнинең уртак фикергә килә алмавыннан ялгыш адымга баргандыр? 
Балигъ булмаганнар белән эшләү буенча район комиссиясе каравына берничә административ беркетмә кергән. Аларның беренчесе кибеттән әйбер урлаган ике баланың әти-әниләренә төзелгән, чөнки балаларга әле 18 яшь тулмаган. Сөйләшүдән соң балалар урлашуның начар гамәл булуы, моның нәрсәгә китерәчәге хакында аңлады кебек. Ә менә аларның әниләре белән сөйләшү озаккарак сузылды. 
Беренче әнигә бала белән шөгыльләнү җитеп бетми кебек. Ул комиссия әгъзаларының сорауларына да салкын җавап бирде, тәкъдимнәргә дә битараф калды кебек. Комиссия каршына баскан әни фикеренчә, бала тәртипсез! Әни аның белән уртак сүз таба алмый. “Бала берничә түгәрәктә шөгыльләнә”, – дип билгеләп үтте аның класс җитәкчесе. Дөрес, характеры авыр булуын да искәртте. 
Белгечләр баланы карында вакытта ук тәрбияли башларга кирәк, диләр. Шулай да бала үскәндә дә тәрбия ала бит әле. Тәпи йөрергә, сөйләшергә, калак-каләм тотарга, гаилә кыйммәтләренә өйрәнә. Моңа баланы без, әти-әниләр, өйрәтергә бурычлы! 
– Балага – 11 яшь. Унбер ел буе сез нәрсә уйладыгыз? Аны бит сез тәрбияләгәнсез. Аның тәртипсез булуына сез җаваплы, дип уйламыйсызмы?! Баланың урлашуга баруы игътибар җитмәүдән түгелме икән?! Бер көн килеп, ул үз ялгышларында сезне гаепләсә, сез ни диярсез? – дигән фикерне җиткерде комиссия членнары. 
Әни кеше фикерен үзгәртмәде кебек. 
Бала гаиләдә үзенә салкын караш булуын сизә, аңлый. Бәлки, ул, урлашуга барып: “Мин хәзер, чыннан да, тәртипсез”, – дип үчләшергә, игътибарны җәлеп итәргә телидер. Комиссия членнары әнигә гаиләсе белән тагын бер кат яхшылап уйларга, киңәшләшергә, бала белән кара-каршы утырып сөйләшергә тәкъдим итте. 
Икенче баланың язмышы да үзенчәлекле. Аның әтисе белән әнисе аерым яши. Бала бүген әнисе белән яши, шулай да вакытының күп өлешен әтисе һәм бабасы белән уздыра. Ана кеше фатирында яши, шуның өстенә беркайда да эшләми. Гаиләдә балалар – икәү. 
– Эшләмәгән килеш фатирга ничек түлисез? 
– Эш эзләп карадыгызмы соң? Мәшгульлек үзәгендә сезнең һөнәр буенча вакансияләр бар бит. 
– Азык-төлекне нинди акчага аласыз? 
Комиссия каршына килгән анага шундый сораулар яуды. Дөрес, әни кешенең һәр сорауга да җавабы әзер иде. Комиссия членнары аңа кичекмәстән эшкә урнашырга, тормыш иптәше белән дуслашырга һәм балаларга дөрес тәрбия бирү буенча бергәләп эшләргә киңәш итте. Гаиләнең яшәү шартларын махсус органнар күзәтүгә алачак. 
Авылда яшәүче һәм балаларын тәрбияләүдән читләшүче әти-әни дә комиссиягә чакырылган иде. Ни кызганыч, алар утырышка килүне кирәк тапмаганнар. Комиссия әлеге гаилә буенча уртак фикерен җиткерде. 
Әти-әнисе нинди генә булмасын, бала өчен алар иң әйбәтләре булып кала. Ничек инде баланың шатлык-куанычларын бүлешмәскә, аны яратмаска мөмкин?! Баланың ялгышын аныкы гына итеп кабул иткән әти-әниләр моның үз хаталары нәтиҗәсе дә булуын аңласын иде. Көзгедәге чагылышыбыз матур булуын теләсәк, балаларыбызга дөрес тәрбия бирергә кирәк. 
Фәридә Гайнетдинова.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев