Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелем бизәкләре. Бал корты кебек уңган ул!

Асыя Валиевага Ходай Тәгалә уңганлыкны да, булганлыкны да өеп биргән. Шулай булмаса, әллә ничә төрле кайнатма һәм салатлар ясап, баз тутырып кыяр-помидор тозлап, гөмбә маринадлап, как ясап өлгерер иде мени?!

Асыя Валиевага Ходай Тәгалә уңганлыкны да, булганлыкны да өеп биргән. Шулай булмаса, әллә ничә төрле кайнатма һәм салатлар ясап, баз тутырып кыяр-помидор тозлап, гөмбә маринадлап, как ясап өлгерер иде мени?! Әле бит кайнатмаларының да кешедә булмаганнары өстәлен бизи аның! “Маша һәм аю” мултьфильмында гына күргән нарат күркәсе кайнатмасы да, тузганак чәчәгеннән ясалган желе да телеңне йотарлык! Кактан рулетларга кадәр ясап, туңдыргычына тутырып куйган. Бер генә минут тик тора белмәгән Асия апа төшке ашка кайткан вакытында да чигү белән мәшгуль иде. Аның өен бизәгән картиналарны күреп, үзеңне икенче дөньяда хис итәсең. Алмаз мозаикасы белән эшләнгән юлбарыс, картина кысаларын ватып, алга ыргылыр төсле. Тутый кош, күз явын алырлык гөлчәчәкләр, авыл күренеше, Кол Шәриф мәчете – һәммәсеннән табигый матурлык, нәфислек бөркелә.

– Күршебез Асия – Торыш авылы кызы. Иске Вәрәш авылы егете Мөхәммәтнәби белән бик матур гомер кичерәләр. Хәләле белән бер-берсенә әле дә элеккечә гашыйк алар. Кешенең ничек яшәгәне ишек төбеннән үк күренә. Аларның ихатасында, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, бер бөртек чүп таба алмасыйң. Асия – һәр эшкә дә булган, – ди күршеләре Фәнис абый Абдуллин.

Мәктәпне тәмамлагач, Асия Мөслимгә эшкә килә. Район хуҗалыкара төзелеш оешмасында озак еллар хисапчы булып эшли.

–  Кияүгә соң чыктым мин. Тормыш иптәшемне шулай озак көтеп алдым. Кызыбыз Рүзиләне сөю шатлыгын, әни булу бәхетен Ходай Тәгалә 41 яшьтә генә насыйп итте. Бәхетемә күзләр тимәсен, дип яшим. Янымда сөекле ирем, кадерле кызым бар. Кул эшләренә кемдер борчуын, йөрәктәге сагышын басарга дип тотына. Мин, киресенчә, йөрәгемдә булган шатлыкны тыеп тору өчен чигә, бәйли, тегә башлыйм, – ди Асия апа.

Тормыш иптәше белән очрашып йөргәндә ул аңа кәҗә мамыгыннан перчатка бәйләп бирә. Әлегәчә яратып кия аны ире. Яшь вакытта әнисенә кәҗә мамыгыннан – зур шәл, абыйсы Рафиска свитер бәйләп бирә Асия. Дус кызларының кайсына – оекбаш, кайсына – жилет, итәк бәйләп кидерә. Бариевларның кызлары Рүзилә дә кул эшләре белән яратып шөгыльләнә. 9 класста укучы кыз әнисе кебек бәйли, чигә, оригами белән шөгыльләнә.

– Чигү үрнәкләрен Мөслимнән дә ала Асия, заказ биреп, интерент аша да кайтарта. Чигүен төгәлләгәч, аларны рамга утырта. Танылган рәссамнарның картиналары янына урнаштырырлык дип сокланам. Ләкин озаклап бу эш белән мавыкканын бик үк өнәп бетермим, күзеңә авырлык килмәсен, дип гел әйтеп торам, – ди Мөхәммәтнәби абый.

Асия апа бүген яңа картина – ак күбеккә баткан юргалар чигү белән мәшгуль. Чәчәкләр, әллә нинди матур вазалар, кашполар да бәйләргә вакыт таба. Өстәлгә бәйләп куелган җир җиләген өзеп аласы килә. Кул эшләре белән шөгыльләнергә, ихатаны чиста тотарга, ашарга пешерергә, өй җыештырырга гына түгел, эшкә дә вакытында барырга, исәп-хисап белән утырырга кирәк. Хуҗалыкара төзелеш оешмасында 38 ел бухгалтер булып эшләүче Асия апа турында хезмәттәшләре дә, яратып, “Бал корты кебек уңган”, диләр. Яшәвеннән тәм, эшеннән ямь тапкан ханымга сокланмый мөмкин түгел!

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев