Күңеле унсигездә аның (+ФОТОЛАР)
Гади авыл кызы Люциянең тормышы укучыларга аң-белем бирү белән үрелеп барыр дип кемнәр уйлады икән?! Каенсаз авылында ишле гаиләдә дөньяга аваз салган кыз кечкенәдән максатчан булуы белән аерылып тора, белемгә омтылып үсә. Шулай булмаса, ничәмә-ничә чакрым араны җәяүләп узып, һич зарланмый мәктәпкә йөрер идеме?!
Башлангыч белемне туган авылында алгач, Вәрәшбаш, Тат. Шуран мәктәпләрендә, аннары Минзәлә районының Иркәнәш мәктәбендә укый кыз. 9-11 классларда Мөслимгә йөреп укый. Мәктәпкә соңга калмас өчен, җәяүләп, иртәнге дүрттә авылдан чыгып китә.
– Без укыган чорда техникасы да юк иде бит. Узучы машинага өметләнеп көткәнче дип, 20 чакрымнан артык араны җәяүләп көнгә ике мәртәбә урый идем. Укыган саен укыйсы килде. Алабуга педагогия институтына да үзем барып кердем. Физика-математика фәннәре бик җиңел бирелде миңа, шушы юнәлешне сайладым. Ана хакы дип яшәгән буын бит без. Әнкәйгә ярдәм итәргә дип, өченче курстан соң читтән торып уку бүлегенә күчтем. Укыган вакытта агитбригада белән концертлар куеп йөргән рәхәт тә, күңелле дә елларны әле дә сагынып искә алам, – ди Люция апа.
Яшь белгеч хезмәт юлын Яңа Усы авылында башлый. Укытучыларны бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчереп йөрткән еллар ул. Укыту системасына үз идеяләрен кертеп, яңа алымнар кулланып эшләүче тирән белемле укытучыны Үрәзмәт мәктәбенә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Укыту белән бергә түгәрәкләр дә алып бара Люция. Күбәк, Тат. Шуран мәктәбе укучылары да Люция Хәбибуллинаны бер күрүдә үз итә.
– Люция Тат. Шуран мәктәбендә укытканда район мәгариф идарәсе җитәкчесе идем. Яшь укытучы, кайсы мәктәптә генә эшләмәсен, укучыларын биергә дә өйрәтте. “Җайдаклар” биюен өйрәнгән егетләр Казанга кадәр барып җитте. Үз инициативасы белән Тат. Шуран мәктәбендә музей да ачты Люция. Җирлектәге ветераннар, колхозчылар белән бергәләп авыл турында гаҗәеп бай материал туплаган иде. Олыгайгач та яшьлек матурлыгын, гадилеген югалтмаган мөгаллимә ул, – ди Моряк Йосыпов.
Булачак тормыш иптәше белән дә смотр-концертка әзерлек вакытында таныша Люция апа.
– Әниебез гомере буе сайлаган һөнәренә тугры булып яшәде. Мәктәп һәм бию аның өчен һәрвакыт янәшә йөрде. “Яшьлек узмый ул, еллар гына өстәлә” дияргә ярата безнең әни. Тормыштан тәм табып яшәгәнгә, һәр көнне елмаеп каршы алгангамы икән, күңеле белән гел яшь ул. Укыта башлаганда киңәш бирүче дә әни булды. Хәбибуллиннар нәселендә 19 укытучы исәпләнә. Безнең өчен укытучы һөнәр булудан тыш диагноз да әле ул, – ди Мөслим гимназиясенең башлангыч класслар укытучысы Эльвира Хәбибуллина.
Люция апа, лаек лы ялга чыккач, кул эшләре белән шөгыльләнә башлый. Бәйләмнәре, чигүләре арасында милли үрнәктә ясалган калфак- түбәтәйләр дә күп.
Райондашыбыз – “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының иң актив әгъзасы. Люция Хәбибуллинаның яшьләр көнләшерлек җиңел һәм сыгылмалы гәүдәсенә сокланмыйча мөмкин түгел! Рус, татар, башкорт, мари биюләре өчен үзе теккән костюмнарының исәбе юк! Тәпи киткәннән бирле бии инде, диләр аның турында. “Бию” сүзен ишетсә, Люция апаның бит алмаларына кадәр елмаю куна.
– Мөслим мәктәбендә укыганда Флүрә исемле укытучы апа миңа: “Бер аягыңны эт ашый бит инде, Люция!” – дигән иде. Әле дә истә шул сүзләр. Тигез басмаганмындыр, ритмга туры китермәгәнмендер, күрәсең. Шул сүзләрдән соң башка кешенең бию теләге сүнәр иде. Ә мин, үҗәтләнеп, бию күнекмәләрен өйрәнә башладым. Укытучым да, остазым да телевизор булды. Шул “тартмадан” карап биергә өйрәндем, – ди Люция апа.
“Сүнмәс дәрт” клубына йөри башлавына да егерме ел булган икән. Ә күңеле һаман – унсигездә! Дәрт сүнми, күңел картаймый, диюләре хактыр. Гомерен сәнгатькә багышлавы белән дә бәхетле ул.
– Тормыш иптәшем, нәрсә эшләсәм дә, иңен куя, киңәшен бирә. Гаиләдә үзара аңлашып яшәү – сәнгать кешесенә иң кирәкле нәрсә ул! – ди Люция апа.
Тормыш иптәше Фарса белән Олы Чакмак авылында гомер кичерә матур апа. Аны яшьләр шулай дип йөртә. Күңеле дә, узган гомер юлы да, күзне иркәләрлек кул эшләре дә матур шул аның!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев