Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңел куйган хезмәт кенә мул җимеш бирә

Авылда шәхси эшен башлаучылар арта бара. Тормыш-көнкүрешләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләүчеләр хезмәтләреннән тәм табып яши.

Валерий Матросовны күпләр Яңа Усы авылының буа хуҗасы дип белә. Ул, 2009 елда Усы буасын 49 елга арендага алып, сулыкка амур, карп, сазан кебек балыклар җибәрде, тыюлы буа ясады. Аның табигать өчен янып-көеп йөрүен дә беләбез. Үз көче белән буаны һәм яр буйларын чистартып, елның-елында әллә никадәр чүп-чар түгә ул.
Булганнан бар да була, диләр. Райондашыбыз кошчылык белән дә ныклап шөгыльләнә. Уңышлары белән мактанырга яратмагач, эшләгәннәре дә күләгәдә генә калып бара. 2015 елда, грант отып, хөкүмәттән 3 млн 200 мең сум күләмендә акча ала Валерий. Әлеге средстволарга 6 мең каз, 15 мең тавык сыйдырышлы зур ферма, туңдыру цехы төзи.
– Авыл кешесенең бар карап торганы – мал-туар, кош-корт. Бар кешегә дә шәһәрдә яшәргә димәгән бит. Туган авылымда, үзем эшләп тапкан ризык тәмлерәк миңа. Хезмәт куяр өчен авылда бөтен мөмкинлекләр дә бар, ләкин эшләргә кеше генә юк. Менә миндә дә эш җитәрлек, ләкин беркем дә “эшкә киләм” дип атлыгып тормый. Яшьләр җиңел акча, “озын берлек” артыннан чаба бүген, – ди Валерий Матросов.
Валерийның фермер хуҗалыгы авылның элеккеге ферма территориясендә. Ташландык җирләрне арендага алып, аны чистартып-тазартып, менә дигән корылмалар салып куйган. Кулы эш белгәч, төзелеш эшләрен дә нигездә үз көче белән башкарган. Грант алган елны ул 6 мең баш каз алып үстергән. Аннары, казларның баш санын ике мәртәбә киметеп, алар янына йомырка тавыгы өчен 15 мең чеби дә үстергән. Тавыклар санын елдан-ел арттыра бара фермер. Быел Валерий Матросов ике партия бройлер чебиләре үстереп саткан. 26 мең бройлерның бер партиясен – Бөгелмәдән, икенчесен Түбән Новгородтан ук алып кайткан. Кош-кортларга азыкны “Чаллы элеваторы”ннан гына сатып ала. 
– Бу сезонда Валерий Матросов дүрт кешене эш урыны белән тәэмин итте. Җирлегебезнең үсеш-яшәеше Валерий кебек тынгысыз кешеләрнең эшчәнлегенә бәйле. Үз эшләрен алып баручылар, гаилә фермаларын булдыручылар саны артса, авыл да яши, дигән сүз, – ди Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова.
Валерий Матросовның шәхси ихатасында да эш-мәшәкате чиктән ашкан. Җиде баш үгезе, 30 баш умартасы бар. Йорты авылның иң матур урынында – болын-тугайлар белән янәшә генә. Рәт-рәт булып тезелеп киткән печән төргәкләре хуҗаның тырышлыгына тагын бер ишарә булып тора. Маллары караулы, аслары чиста, алларында ризыгы, суы тора. Һәрберсенә исеме белән дәшеп, сөйләшеп тә йөри үзләре белән. 
– Нинди эшкә тотынсаң да, аны чын күңелдән, яратып башкарырга кирәк. Күңел куйган хезмәт кенә мул җимеш бирә, – ди Валерий Матросов.
Авылларның киләчәге шушындый эшсөярләр, булдыклы хуҗалар кулында икәне бәхәссез. Андыйларга һәрвакыт уңыш кына елмайсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев