Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көчлеләр һәм җитезләр ачыкланды

10 сентябрдә Мөслимдә ГТО фестивале үтте. ГТО нормативларын тапшыручылар арасында җиңүчеләр билгеләнде.

Фестиваль “Яшьлек” спорткомплексындагы ГТО мәйданчыгында үтте. Мәйданчык ГТО нормативларын тапшыру өчен җиһазландырылган. Спорт бәйрәмендә район мәгариф учреждениеләреннән 19 команда катнашты.

– Бу – Актанышта узачак ГТО фестиваленең зона турына сайлап алу ярышлары, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов. – Нормативларны тапшырганнан соң, очколарны саныйбыз һәм урыннарны билгелибез. Шәхси беренчелектә дә җиңүчеләр билгеләнә.

ГТО нормативларын өлкәннәр дә, балалар да тапшырды. Район мәгариф учреждениеләреннән килгән һәр команда җиңел атлетика һәм гомуми физик әзерлек буенча көчләрен сынады. Барлыгы алты төр норматив тапшырылды. ГТО тапшырырга килгән һәркем 60 һәм 100 метрлы дистанциядә йөгерде. Моннан тыш 9-10 яшьлек балалар – 1 километрлы, 11-12 яшьлекләр 1,5 километрлы дистанциядә җитезлектә ярышты. Хатын-кызлар – 2 километрлы, ир-атлар 3 километрлы дистанцияне йөгереп уздылар. Урыннан озынлыкка сикерү, җирдән этелүдән тыш ир-атлар турникта күтәрелде, гер күтәрде. Укучылар – туп атуда, хатын-кызлар һәм ир-атлар граната атуда көч сынашты. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов район үзәгендә эшләүче балалар бакчаларының активлык күрсәтүен, командаларның зур әзерлек белән килүен билгеләп үтте.

– Мәктәп елларында ук ГТО нормативларын алтын һәм көмеш билгеләргә тапшырган идем, – ди Олы Чакмак мәктәбенең физкультура укытучысы Сирена Фасхиева. – ГТО тапшырырга килгән балаларга карап бик сөенәм: илне сакларга һәм тормышка әзерләнәләр. Мин ГТО нормативларын алтын билгегә тапшырдым һәм укучыларым өчен үрнәк булып торам, дип уйлыйм.

Яшь категориясенә карап, ГТОның һәр баскычында җиңүчеләр билгеләнде. Икенче баскычта (9-10 яшьлекләр) – Олы Чакмактан Айназ Нуриевка, өченче баскычта (11-12 яшьлекләр) Тойгелдедән Мәликә Шәяхмәтовага тиңнәр булмады. Дүртенче баскычта (13-15 яшьлекләр) – Күбәктән Ислам Хамматуллин, бишенче баскычта (16-17 яшьлекләр) Мөслим лицееннан Айсылу Гарифуллина беренче урынга чыкты. 18-29 яшьлекләр арасында (алтынчы баскыч) Тат. Бүләрдән 23 яшьлек Зирәк Нәҗипов беренчелекне алды. 30-39 яшьлекләр арасында (җиденче баскыч) – Мөслим лицееның физкультура укытучысы Фасыйл Арсланов, 40-49 яшьлекләр арасында (сигезенче баскыч) Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең физкультура укытучысы Инзил Талипов җиңү яулады. Тугызынчы баскычта Михайловка урта мәктәбенең физкультура укытучысы Марат Габидуллинга тиңнәр булмады. Җиңүчеләр 1 октябрьдә Актанышта узачак ГТО фестивалендә Мөслим данын яклаячак.

Римма Афзалова.    

Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев