Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Күбәләк” балалар бакчасында “Бүләк итәм йөрәк җылымны” исемле бәйрәм чарасы узды

"Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә 8 март бәйрәме уңаеннан "Бүләк итәм йөрәк җылымны" исемле бәйрәм чарасы узды. Тәрбиячеләр - Алисә Мәрданова белән Алисә Хисамиева һәм бакчаның музыка җитәкчесе Земфира Шәяхмәтова көче белән әзерләнгән чарада балалар әниләренә һәм әбиләренә иң матур җырларын, шигырьләр һәм биюләр бүләк итте. Әниләр белән күмәкләшеп уйнаган уеннар бәйрәмне тагын да күңелле итте. Соңыннан балалар якын кешеләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен - чәй салынган чынаяклар бүләк итте. "Гаилә-ул тормышның нигезе.Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап,хөрмәт итеп яшәргә кирәк.Гаилә -җылы учак.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле, бүгенге бәйрәм моны тагын бер кат раслады", - диде Алисә Мәрданова, кунакларны озатып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев