Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәбисә елыннан ник куркалар?

Быел февраль 29ыннан килә. Кәбисә елы, димәк. Дүрт елга бер кабатланучы кәбисә елын күпләр яратмый. Эш уңмый, өйләнешергә, яңа өйгә күчәргә ярамый дигән ырымнар да йөри. Хорафатлар гынамы бу? Әллә чынбарлыкка туры киләме? Кәбисә елы кешегә ничек тәэсир итә?

Фәридә Якупова, 
Метрәй: 

– Мин үзем төрле хорафатларга, юрауларга бик ышанмыйм. Шулай да элегрәк кәбисә елында ниндидер үзгә хәлләр, көтелмәгән вакыйгалар булганын ишеткәнем бар. Өлкәннәр дә кәбисә елында төрле авырлыклар, кыенлыклар була диләр. Кәбисә елы дип, үзебез дә гаилә корганда бер елга чигереп торган идек. Шулай ук күп кенә парларның да бу елда гаилә корудан баш тартканнарын беләм. Быелгы кышның үзенчәлекле килүе дә, бәлки, кәбисә елының билгеседер. Юраган юш килер диләр. Елыбыз матур вакыйгаларга, күңелле һәм шатлыклы хәбәрләргә бай булсын дип телим. 

Язилә Мәгалимова, 
районның ГХАТ җитәкчесе: 

– Гаилә корырга теләүче парлар кәбисә елыннан курка. Эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: узган ел бик күп парлар, кәбисә елына кергәнче дия-дия, ашыга-кабалана никахларын теркәде. Кәбисә елында өйләнешкән парлар гел сынауларга дучар була дигән ышанулар да яши. Ләкин бик күпләр моңа ырым-шырым дип кенә карый. 29 февральдә килеп язылышкан парлар да юк түгел. Гаиләнең ныклыгы ир белән хатынның үзеннән генә, татулыктан һәм бер-береңә юл куеп яшәүдән торадыр ул. 

Расыйх Каюмов, районның имам-мөхтәсибе: 
– Кәбисә елы дини күзлектән караганда гадәти ел санала. Исламга аның бернинди дә кагылышы юк. Кәбисә – гарәп сүзе, “өстәлгән” дигән мәгънәне аңлата. Февральнең 29 көннән торуы – шуның ачык мисалы. Дүрт елга бер мәртәбә килгән бу елда да динебез кушканча яшик. Еллар имин булсын! Ниндидер зур эшләр башкарырга, йорт-машина сатып алырга, гаилә корырга ниятләүчеләргә аның бернинди дә кагылышы юк. 

Миләүшә Гыйльфанова, 
Мөслим: 

– Туган көнем 29 февральдә булгач, аны дүрт елга бер тапкыр, калган 3 елда бер көн алдан – 28е үткәрергә туры килә. Акушеркалар әниемә минем туган көнне бер көн алдагы дата белән язып куярга да киңәш иткән, ул тыңламаган. “Баланың үз туган көне булсын”, – дигән. Иремнең ачуы килсә: “Тулы түгел син”, – дип үртәргә ярата. Быел туган көнемне көнендә үткәрәм. Кәбисә елы минем өчен һәрвакыт уңышлы була. Быел машина яңартырга уйлыйм. Хорафатларга ышанмыйм, минем өчен һәр көн яңа вакыйгалар белән тулы. 
Кәбисә елына карата райондашларыбыз төрле фикер белдерә. Берәүләр уңышларын шушы ел белән бәйли, икенчеләр проблемаларының сәбәбен “кәбисә”дә күрә. Өченчеләр исә, ырым-хорафатларга исләре китмичә, ничек бар – шулай яшәүләрен дәвам итә. Быел гаилә коручылар да, зур эшләр башлаучылар да, матур, күңелле вакыйгалар да күп булсын! 
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев