Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда узачак кышкы махсус Олимпиадага йөз илдән кунаклар килергә җыена

Казан 2022 елда кабул итәчәк кышкы Махсус олимпиада йөзгә якын илдән кунаклар җыяр дип көтелә. Бу хакта Петербург икътисадый форумы сессиясендә сүз барды, ул инклюзия һәм Махсус Олимпиада мәсьәләләренә багышланган иде.

«Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Чарада 100 илдән 2 меңнән артык атлет һәм 3 мең волонтер катнашыр дип көтелә. Махсус Олимпиаданың сынау уеннары инде 2021 елның февралендә узды. Аларда Россиянең 36 төбәгеннән 500 дән артык атлет катнашты«,-дип хәбәр иттеләр турнирны оештыручылар.
Сессиядә катнашучылар 2021 елгы Махсус Олимпиаданың беренчел уеннарына йомгак ясадылар һәм әзерлекнең алдагы этаплары турында фикер алыштылар. Сессияне оештыручы-махсус олимпиадага нигез салучы партнер — Coca-Cola компаниясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев