Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда «Тәртип» радиосы эшли башлады

Бу хакта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

«Тәртип» халык радиосы 14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында, Чаллыда 28 августта 90.2 FM дулкынында эшли башлый. Радионың эшли башлавы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды», — диде Шамил Садыйков.

 «Тәртип» радиосы тапшырулары моңа кадәр «Болгар» радиосында чыга иде. «Тәртип»нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, аерым ешлыкка кире кайту Президент белән очрашканнан соң мөмкин булган.

«Тәртип» беренче тапкыр эфирга 2008 елда чыга, 2 генә ай эшли. 2014 елда аерым эфир ешлыгында эшли башлый. 2 елдан соң ешлыгын югалта. «Болгар» радиосында башта тәүлегенә 3, аннары 6 сәгать «Тәртип» тапшырулары буларак чыга.

«Миңа бу радио бик ошый, мин аңа бик теләп ярдәм иттем, аны халык та бик ярата. Беренчедән, анда татар моңы, икенчедән — милләт һәм дин. Аны кеше бик көтеп алды. Без, форматлары төрле булса да, „Тәртип“ радиосын „Болгар“ радиосында саклап калдык. „Тәртип“ радиосына аерым ешлык алу өчен күп эш эшләнде, без моңа ирештек. Чөнки „Тәртип“ халыкка кирәк», — диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

 «Тәртип» радиосы редакциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында — Декабристлар урамы, 2 йортта урнашачак. Хәзер радиога коллектив туплау бара.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/14-08-2020/kazanda-t-rtip-radiosy-fm-dulkynnarda-eshli-bashlady-5763418

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев