Казан үзәгендә булган юл һәлакәтендә байкер төрле тән җәрәхәтләре алган
Юл һәлакәте бүген 8.14 сәгатьтә Назарбаев урамындагы 31нче йорт каршында килеп чыккан.
Юл һәлакәте бүген 8.14 сәгатьтә Назарбаев урамындагы 31нче йорт каршында килеп чыккан. Биредә Nissan автомобиле һәм мотоцикл юлны бүлешә алмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Нәтиҗәдә, 32 яшьлек байкерның умрау сөяге сынган һәм баш мие селкенгән. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авариянең барлык нечкәлекләрен ачыклыйлар.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/05-08-2021/kazan-z-gend-bulgan-yul-lak-tend-bayker-t-rle-t-n-r-h-tl-re-algan-5832749
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев