Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан мәктәбе директоры РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында: балаларга игътибар арта

Хәмидуллина сүзләренә караганда, Конституцияга кертелгән төзәтмә яшь буынның рухи, әхлакый, интеллектуаль һәм физик үсешенә ярдәм итә торган шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

РФ Конституциясенә илдә балаларның өстенлекле роле турындагы төзәтмә барлык балаларга да сыйфатлы белем алуга ярдәм итәчәк. 
Шундый фикер белән Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина уртаклашты.
"Барысы да — балаларга" - бу принцип һәрвакыт бар иде, әмма һәрвакытта да үтәлмәде, күп еллар лозунг булып калды. Тик балаларга бөтенләй игътибар итмәдек, дип әйтә алмыйм», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Хәмидуллина сүзләренә караганда, Конституцияга кертелгән төзәтмә яшь буынның рухи, әхлакый, интеллектуаль һәм физик үсешенә ярдәм итә торган шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Гимназия директоры, төзәтмәдә телгә алынган тәрбия балаларда патриотизм, гражданлык һәм өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү һәрвакыт актуаль, дип ассызыклады.
«Бу гомумкешелек кыйммәтләре. Алар һәрвакыт һәм һәркайда урынлы булачак, монда камиллекнең чиге юк», — дип билгеләде Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев