Казан метросы поездларында Космонавтика көненә багышланган плакатлар күргәзмәсен ачтылар
Космос киңлекне үзләштерү турында сөйләүче плакатлар татар колориты өстәлеп эшләнгән, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
Бүген Казан метрополитенының «Русич» ике состав вагоннарында Космонавтика көненә багышланган плакатлар күргәзмәсе ачылды. Космос киңлекне үзләштерү турында сөйләүче плакатлар татар колориты өстәлеп эшләнгән, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
"Казан метросында берьюлы 6-7 поезд йөри, шуңа күрә кая гына барсагыз да, сезнең яннан узып баручы өч поездның берсе шул рәвешле булачак", — диелә хәбәрдә.
Күргәзмәне Казанның «Метроэлектротранс»МУП белән бергә Kara креатив командасы әзерләде.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/vystavku-plakatov-posvyashhennyx-dnyu-kosmonavtiki-otkryli-v-poezdax-kazanskogo-metro-5862220
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев