Казан имамы Төркиянең популяр сериалында дебют төште
Казан имам-актеры сериалда бушлай катнашкан.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, казый (шәригать судьясы) Булат Мөбарәков Төркиянең Payitaht Abdülhamid («Права на престол Абдулхамид» яки «Соңгы император») популяр сериалында төште.
Татарстан имамы 1886 елдан 1915 елга кадәр Оренбург магометан Диния Нәзарәтен җитәкләгән мөфти Мөхәммәдьяр Солтановны уйный.
Мөбәрәковны бу рольгә Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим иткән. Төшерүләр февраль башында узды. Казан имам-актеры сериалда бушлай катнашкан.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/religion/15-02-2021/kazanskiy-imam-debyutiroval-v-populyarnom-turetskom-seriale-5806511
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев