Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан баскетбол лигасы татар телен яклап чыккан

Лиганың 7 нче тур уеннары вакытында татар җырлары гына яңгыраячак.


("Татар-информ", Фәрит Салихов). "Үз тамырларыңны онытма!" КазБас: баскетбол һәм стритбол лигасының татар телен яклап игълан иткән акцияләренең шигаре шундый. Бу хакта акциянең оештыручылары лиганың социаль челтәрдәге рәсми төркемдә хәбәр итә.

"Үз тамырларыңны онытма! Татар телен яклау билгесе буларак, лигадагы 7 нче тур уеннары вакытында барлык музыка фәкать татар телендә яңгыраячак. Әйдә, уйныйбыз!" - диелә хәбәрдә.

Рәсми төркемдә моның өчен социаль челтәрдән кулланучылар шәрехләр рәвешендә үзләренә ошаган татар җырларын тәкъдим итә дә башлаган инде. Алар арасында "Туган як", "Эх, алмагачлары", "Мин сине яратам" һәм башка дистәләгән популяр җырлар бар.

КазБас лигасының 7 нче тур уеннары 2 һәм 3 декабрь көннәрендә "КАИ-Олимп" һәм "Акимбо" комплексларында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев