Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Казан” агросәнәгать паркы Татарстан фермерларына ярдәм йөзеннән павильон ачты

Сентябрь аенда "Казан" агросәнәгать паркы бары тик Татарстан фермерлары азык-төлеген тәкъдим иткән "Фермер утарчыгы" сату ноктасын булдырды.

("Татар-информ"). Сентябрь аенда "Казан" агросәнәгать паркы бары тик Татарстан фермерлары азык-төлеген тәкъдим итүче "Фермер утарчыгы" ноктасын ачты.

Биредә сатып алучыларга сөт ризыклары, яшелчә, йомырка, кош итләре тәкъдим ителә. Шулай ук ярымфабрикатлар: "Казаночка" кафесы әзерләгән мантый, пилмән кебек ризыклар бар. Азык-төлек Татарстанның төрле районнарыннан китерелә, минималь өстәмә хак белән сатыла.

Әлеге павильон ачылу стратегик әһәмияткә ия. "Казан" агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Геннадьевич Власов комплекс тулы диярлек булса да, аренда урыннарын бирүдә Татарстан фермерларына өстенлек булуын билгеләп үтә.

"Мәсьәләнең икенче ягы - фермер һәрвакытта да үз продукциясен үзе сата алмый. Шунлыктан без "Фермер кибетләре" булдырдык. Моннан фермерга да, сатып алучыга да файда. Без комплекс буларак, җирле җитештерүчеләргә сатуда һәм сатып алучыга натураль, сыйфатлы продукт алуда ярдәм итәбез", - дип белдерә Олег Геннадьевич.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев