Кайсыгызның кулы җылы?
“Мизгел” яшьләр үзәгендә опека һәм попечительлек бүлегенең эшчәнлеге буенча семинар- киңәшмә узды. Анда Яр Чаллы шәһәренең гаилә коруга ярдәм итү үзәге директоры Галина Сатаева, үзәкнең белгечләре һәм психологлары катнашты.
– Без барыбыз да балачак иленнән якты тормышка зур өметләр баглап, бәхетле булу өчен килгәнбез. Ләкин төрлебезне төрле мохит каршылаган. Берәүләр яхшы, матур тормышта, җитеш дөньяда көн күрә, икенчеләребезгә язмыш авыр сынаулар бирә. Авыр язмышка дучар булган балалар белән эшләү, аларны кайгырту опека һәм попечительлек бүлегенең төп эш юнәлеше булып тора, – ди опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рәмилә Смирнова.
Бүгенге көндә бүлектә исәптә торучы 131 баланың 27се – әби- бабайлары, якын туганнарына опекага, 88е – алмаш гаиләләргә тәрбиягә, 16сы – уллыкка-кызлыкка бирелгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны – җиде. Гомумибелем бирү уку йортларында 124 бала белем ала (шул исәптән 17 бала – Мөслим политехника техникумында, 18 бала күрше- тирә шәһәрләрдәге уку йортларында).
– Мөслим районы тәрбиягә бала алган гаиләләр саны буенча республикада үрнәк булып тора. Җирлектә бик күп үксезләр гаилә җылысы табып, әти-әни яратуына тиенеп, матур гаиләләрдә үсә. Бала, аның мәнфәгатьләренә зыян килерлек булмаса, гаиләдә, әти-әнисе тәрбиясендә үсәргә тиеш тә бит, ләкин ата-аналарның әхлаксызлыгы балаларның бәхетсезлегенә әйләнә. Ә бу тәрбиячесен югалткан балалар саны артуга китерә. Республикада 585 сабый балалар йортларында һәм приютларда тәрбияләнә, – диде Галина Сатаева.
Әти-әниләр җавапсызлыгының төп сәбәбе – эчкечелек. Хатын-кызларның акыл югалтып эчүе аяныч. Исерек әнидән ни көтәсең!? Анда бала кайгысы юк.
Ятимлек статусы алган балаларның 85 процентының әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калуның төп сәбәбе – аракы!
– 2021 елда өч ана аналык хокукыннан мәхрүм ителде, өч ата-анага алты айга ата-аналык хокукына чикләү билгеләнде. Шушы гаиләләрдә тәрбияләнгән алты бала, тәрбиячесен югалтып, ятим буларак исәпкә алынды һәм үз вакытында гаиләләргә урнаштырылды. Бер ана, эчү аркасында, ике баланы ятим калдырып, вафат булды, балалары гаиләгә урнаштырылды. Без баланы үз гаиләсенә, биологик әти-әнисенә кире кайтарып бирү өстендә дә эшлибез. 2021 елда өч бала үз гаиләсенә кайтарылды, алмаш гаиләдә тәрбияләнүче тагын өч баланы башка районда яшәүче әбиләре опекага алды, – ди Рәмилә Смирнова.
Районның опека һәм попечительлек бүлегендә исәптә торучы 131 баланың 23енең сәламәтлекләре чикләнгән. Шуларның 21е – акыл зәгыйфьлеге буенча, икесе физик яктан инвалид булып тора.
– Акыл зәгыйфьлеге булган балалар мәктәптә укый башлагач беленә, аларны Казаннан килгән махсус комиссия тикшерә һәм нәтиҗә ясый. Инвалид балалар елга ике тапкыр психологик тернәкләндерү үзәгендә дәваланып кайта. Барлык балалар да елга бер тапкыр диспансеризация үтә. Зәй шәһәреннән психиатр һәм эндрокринолог килә һәм балаларны үз юнәлешләре буенча кабаттан тикшерә, – ди бүлек белгече Чулпан Латыйпова.
Тәрбиягә бала алырга теләгән һәркем кандидат буларак теркәлә алмый. “Мин бу эшкә әзер түгел икән әле” дип турыдан-туры үз фикерен белдерүчеләр дә, “ныклап уйлыйм әле” дип китүчеләр дә бар икән. Эшсез калу сәбәпле кандидат булып теркәлергә теләүчеләр дә бар. Андыйларга бүлек белгечләре аңлату эшләре алып бара.
– Быел республикада план нигезендә 600 бала торак белән тәэмин ителергә тиеш. Безнең район буенча 27 бала торакка дәгъва итә. 2021 елда 12 бала торак белән тәэемин ителде. Бүлектә исәптә торучы балаларның 69ы алимент алу хокукына ия булсалар да, шуларның 36сы гына даими рәвештә алимент алып килә. Ел саен әти-әниләр баланы тәрбияләү өчен бирелгән пособиеләрнең ничек тотылуы турында хисап тота. Баланың саклык кенәгесеннән алынган акчалар максатчан кулланыла һәм акт төзелеп описькә кертелә. 18 яше тулгач, баланың саклык кенәгәсендә тупланган акчасы үзенә тапшырыла, – ди Рәмилә Смирнова.
Чит баланы тәрбияләргә алынган әти- әнигә зур бурычлар йөкләнә. Бурычның ничек үтәлүен күзәтү максатында бүлек белгечләре даими рейдларга чыга. 2021 елда тәрбиягә бирелгән балаларның тормыш-көнкүреш шартларын тикшерү максатыннан план нигезендә 273 тикшерү үткәрелгән һәм кайбер гаиләләргә кисәтүләр дә ясалган.
Фото – Чулпан Латыйпованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев