Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайсы продуктларны суыткычта сакларга ярый?

Кайбер продуктлар салкыннан "курка", шунлыктан аларны башка урыннарда сакларга киңәш ителә.

 



Сарымсак 

Сарымсак суыктан курка. Аны суыткычта түгел, ә салкынча, караңгы урында сакларга киңәш ителә. 



Бал 

Балга кайнар температура начар тәэсир ясаганы күпләргә мәгълүм. Балга салкын температура да ярамый - ул аның составын үзгәртә, файдалы матдәләрен үтерә. Балны караңгы урында, бүлмә температурасында сакларга кирәк. Батарея һәм кояш нурларыннан сакларга киңәш ителә. 



Зәйтүн мае 

Зәйтүн мае суыткычта консистенциясен үзгәртә, куера, төбенә ак утыра. Шунлыктан файдалы матдәләре азая. 



Авокадо 

Авокадо да суыктан курка. Суыткычта ул тиз карала һәм бозыла. Шулай да киселгән авокадоны суыткычта сакларга киңәш ителә. 



Шоколад 

Суыткычта шоколадны саклау дөрес түгел. Аны бүлмә температурасында сакларга кирәк. Салкында шоколадта ак таплар барлыкка килә. Ак таплар герметик төргәктә, үз чиратында, шоколадның күгәрүенә дә китерә ала. 



Алма 

Алманы суыткычта түгел, ә балконда сакларга киңәш итәләр. Анда һава йөреше дә яхшы, салкынча да. Анда алмалар озаграк сакланачак. Әлбәттә, кышкы суыкларда аларны өйгә алып керергә кирәк. Зәмһәрир суыкта алар өши. 



Помидор 

Помидорлар җылы ярата. шуңа күрә аларны караңгы урында бүлмә температурасында сакларга кирәк. Суыткычта помидор сусыллыгын югалта. 



Бәрәңге һәм кишер 

Бәрәңге белән кишерне коры һәм салкынча урында сакларга кирәк. Суыткычта дымлылык көчле, шунлыктан анда бәрәңге дә, кишер дә тиз эчерә. Әгәр аларның озак саклануын телисез икән, карңгы һәм коры урын сайлагыз.  

ЧЫГАНАК: http://www.intertat.ru/copayjavap/kaysy-produktlarny-suytkychta-saklarga-yaramyy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев