Кайда сез, ипи пешерүчеләр?
Ипи – табын күрке. “Иписез ризыкның бер тәме дә юк. Аның валчыгына кадәр кадерле”, – ди торган иде әбием. Элекке буын өчен ипинең ни дәрәҗәдә кадерле булуын сөйләп, аңлатып торасы юктыр инде. Әбием бүгенге ипи муллыгын күрсә, валлаһи, аптырар иде!
Кибетләрдә нинди генә ипи юк бүген! Формасы турында түгел сүзем. Мөслим икмәк пешерү комбинатында, кибет һәм кафеларда, Яңа Усы, Михайловка авылларында пешерелгән ипиләр белән бергә кибет киштәләрендә Сарманнан, Нөркәйдән, Актаныш районының Әлем авылыннан китерелгәннәре дә бар. Ипи һәм икмәк-булка эшләнмәләренең ассортименты зур булу, бер караганда, сатып алучылар өчен бик уңай. Җаның теләгәнен сайла да ал гына. “Монысы искерәк”, “Монысының йөзе килмәгән”, “Тегесе сүрән пешкән”, “Бу сменаныкы уңмаган” дигән сүзләрне кибетләрдә еш ишетергә туры килә. Дөрестән дә, сайланабыз бит! Кысып-кысып тоткалап, исни-исни карап алабыз. Ашны да кара ипи белән түгел, батон-булка белән ашарга өйрәндек. Тик кайсы гына ипине алма, ул пешеп чыккан вакытта гына тәмле шул. Икенче көнгә таралган, кискәндә вакланып беткән ипигә карап торасың да: “Кайда сез, Мөслимнең элеккеге данлыклы ипи пешерүчеләре?” – дисең.
– Без яшь чакта ашаган ипекәйләр хәзер юк инде. Ашап туймаслык тәмле, туклыклы була иде ул. Күбрәк үзебез пешердек. Авыл җирендә пекарнялар юк. Районга бер пекарня иде. Соңрак Иске Карамалы һәм Михайловка пекарняларында да бик тәмле итеп ипи пешергәннәре истә. Район үзәгенә килсәк, ипи алмыйча кайткан булмады. Авыл кызы бит мин, әбекәй дә, әнкәй дә ипине үзләре сала иде. Безнең өлешкә дә тиде бу эш. Ипине мич төбенә агач көрәк белән сала идек. Эш бик мәшәкатьле булып истә калган: мичнең кузын казан астына тартасы, аннары мичне пумалалап, ипине саласы. Йөзе килсен дип, калай белән каплап куя идек. Икмәкнең йөзе бераз кызара төшкәч, күмерне тагын җәеп җибәрә идек. Пешеп чыккач, ястыкка җәймә җәеп, аның өстенә сак кына ипекәйне куеп, өстен сөлге белән каплап, бик кадерләп суыта идек. Ипи пешерү процессы бик җиңел булды, димәс идем. Мичкә тыкканда көрәктән ипи төшеп китә, чи камыр авырлыгын бала-чага кайвакыт күтәреп калып та җитешми. Идәнгә килеп төшкән камырны әвәләп, киредән мичкә тыга идек. Аның идәнгә төшеп киткәнен әнкәйләргә әйтү юк инде. Тик тәме бүген дә онытылмый... Озак баскангадыр, валчыгы да коелмый иде. Әнкәйләр бик озак баса иде шул ипи камырын, – дип искә ала райондашыбыз Илгизә Гайсина.
Ипекәй белән бәйле хатирәләрне мөслимлеләр бик теләп яңарта. “Байтак вакыт сыйфатын югалтмаган, камыры уалмаган тәмле ипекәйнең сере – камырны озак итеп басуда”, – ди өлкән буын.
– Әни ягыннан туган тиешле Тимерхан бабайны “Күмәчче бабай” дип йөртәләр иде. Калинин районының Пучы авылындагы пекарняда эшләүче картны авыл халкы шулкадәр ярата иде: аның сменасында пешкән ипекәйне чират торып алдылар. Ул вакытларда пекарняларда автомат машиналар булмаган, ипине кул белән басканнар. Кулдан баскан ипине күпме халыкка җиткерергә дә кирәк бит әле! “Бик озаклап басарга кирәк, балакаем. Ипи озак итеп басканда гына тәмле, тотымлы була, камыр кулга ияреп йөрми, үзләнеп бетә дә, тәмле булып пешә”, – дигәне истә калган бабайның, – ди Мөслим авылында гомер итүче Роза Низамова.
Без, 80 нче ел балаларының да ипекәй белән бәйле истәлекләре шактый әле ул. Кечкенә вакытта Мөслимдә бердәнбер ипи кибетенә су буе чират тезелер иде. Ишле гаиләләр ике ак, ике кара ипи алганы истә калган. Бик тәмле сайка да алып киләләр иде ул кибеткә. 20 тиенгә – ак ипи, 16 тиенгә – карасын, 22 тиенгә ак сайка ала идек. 60 тиен акчаны сатучы апага биреп, калган ике тиененә “сдача” итеп мәҗбүри биргән шырпысын алып, өйгә чаба идек. Чиратсыз кермәкче булсаң, әби-бабайлар, колагыңнан борып, чиратның ахырына бастырып куялар иде. Бер сәгать чамасы торып та буш кул белән кайткан чаклар да булды. Күпләп ипи алган апаларга ачу килә иде. Үзләренә генә түгел, малга ашатырга дип тә әллә ничәшәр буханка ипи алган кешегә ничек ачуың килмәсен?! Бүген генә ул ипи пешерүчеләр сатып алучыга “чират тора”. Сайлау мөмкинлеге булганда кешеләр дә бозыла башлады. Яңа гына пешкәне, әле генә мичтән төшкәне кирәк!
– Без кечкенә чакта әнкәйләр ипекәйне мич төбенә салып пешерде. 1955 нче елларда ипи калайлары чыккач, эшләр бераз җиңеләйде: ипиләр формада пешә башлады. Әби-апалар яңа пешкән ипекәй белән чәй эчәргә күрше-күләнгә кунакка йөрде. Бала-чага ипинең пешүен дүрт күз белән көтеп торыр иде дә, кибән башын эләктереп, янәдән уйнарга йөгерер иде. Бар иде күңелле, рәхәт вакытлар, – ди Хатыйп Фатыйхов.
Өлкән буын әнә шулай тәмле һәм сыйфатлы ипиле балачагын, яшьлеген сагынып искә ала. Ул вакытларда оны да башка, ачыткысы да бүтән булгандыр инде аның. Басулар химикатлар белән эшкәртелмәгәч, ашлыкның табигый сыйфаты да югалмагандыр. Ипи пешерүчеләр, сан артыннан кумыйча, сыйфат өчен тырышкандыр. Тәүлегенә фәлән мең ипи пешергәндә аның озаклап басылмавы да көн кебек ачык.
“Иписез тамак туймый минем” дип әйтергә ярата бер танышым. Шулай шул. Аның кадерен дә белергә өйрәник әле. Ипи пешерүчеләр үз продуктларының сыйфаты турында ныграк кайгыртсыннар иде! Мөслим ипиен элек хәтта Мәскәүгә күчтәнәч итеп алып барганнар. Мөслим мае һәм Мөслим ипиенең бик дәрәҗәле вакытларын хәтерли әле район халкы. “Боларның ипие бигрәк уңган, тәме дә, сыйфаты да искитмәле!” диярлек булсын.
Лилия Шәймиева.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев