Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайчан табибка күрендегез?

Табибка баруны, диспансер тикшерелүне күпләр кичектереп килә. Кайберәүләр эче авыртса да, тизрәк “бүлнис” юлын таптый. Райондашла­рыбыз табибка кайчан соңгы тапкыр күренгән?

Мәликә Айтуганова, Мөслим:

– Участок табибыннан да, шәфкать ту­ташыннан да уңдым. Миңа гына шулаймы, башкаларга да шундый мөнәсәбәт микән, шәфкать туташы белән һәрвакыт шалты­ратышып торабыз. Биргән анализлар белән таныштыра, “диспансерлаштыру вакыты җитә” дип алдан хәбәр итә. Сәламәтлектә тайпылышлар, үзгәрешләр булса, миннән дә ныграк борчыла. Бик игътибарлы. Шәфкать туташыннан күп нәрсә тора, дип әйтер идем. Табибка ел да бер тапкыр күренергә тырышам.

Рәмилә Әхмәтова, Мөслим:

– Табибка кайчан барганымны да хәтерләмим. Хатын-кызларны карау ка­бинетына чакырып, берничә мәртәбә эндәшеп тә карадылар. Бер җирем дә авыртмагач, хастаханә юлын таптыйсым килми. Чир эзләп йөрү дип кенә уйлыйм. Яшем 60тан өстә, һаман үземне кызлар кебек хис итәм. Үз гомеремдә учлап дару ашаганым юк. Температура күтәрелсә генә дару эчәм. Бөтен дөньяны куркуга салган пандемия вакытында профилак­тика буларак витаминнар эчтем. Уколлар ясатудан куркам.

Ләйсән Мотыйгуллина, Мөслим:

– Мин – шәһәр кызы. Мөслимдә яшәгәч, район хастаханәсенә беркетел­дем. Безне тикшерү үтәргә дип чакыру­чы юк. Кирәкле кәгазь һәм анализларны үзләре генә тутырып куялар микән?! Берәр җирем авыртса, шәһәр белгечләренә күренүне өстенрәк күрәм. Түләүле хезмәткә ныграк ышанам. Сәламәтлегемә кайчакта салкынрак карыйм төсле тоела. Соңгы арада башым авыртып интегәм.

Марсель Галиев, Шуганка:

– Мин табибка мәҗбүри булса гына ба­рам. Мәсәлән, диспансерлаштыру узарга, вакцина кадатырга. Хәл юк дип, табиблар­ны борчып йөрисем килми. Табибларның бик ягымлылары бар. Аларның бер сүзе дә дәвалый төсле. Авыл җирендәге фельдшер­лар аеруча тынгысыз хезмәт алып бара, дияр идем.

Дилбәр Шабаева, шәфкать туташы:

– Сәламәтлекне кайгыртуга һәркем җаваплы карарга тиеш. Теге яки бу җир авырту – юкка түгел. Организм безгә сиг­нал бирә. Чирне дәвалауга караганда, кисәтү күпкә җиңелрәк. Кайвакыт битарафлык ар­касында артык соң була. Сәламәтлекне тор­гызу өчен вакыт үтеп киткән була. Шуның өчен райондашларыбыз табибка күренүгә җитдирәк карасыннар иде!

Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев