Кайбер районнарда җепшек кар явуы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгъдлүматларына караганда, 2 октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарды җепшек кар явуы көтелә.
Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача тизлектә исә. Төнлә минималь һава температурасы төнлә +2..-3, көндез максималь температура +3..+8 градус булачак.
Сишәмбе, 3 октябрьдә, аязучан болытлы һава саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, шулай ук кайбер районнарда җепшек кар явуы көтелә. Төнге сәгатьләрдә минималь һава температурасы - +2..-3, көндез максималь температура +4..+9 градус булыр, дип фаразлана.
Бүген көндез Татарстанда - +4..+9, Казанда+6..+8 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев