Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каты көнкүреш калдыклары. Кем хаклы?

21 нче май көнне район хакимияте бинасында район җитәкчелеге, яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиясе вәкилләре, коммуналь хезмәтләргә бурычлары булган гражданнар катнашында җыелыш үтте. Аның беренче көн тәртибендә район күләмендә каты көнкүреш калдыклары җыю мәсьәләсе торды. Хәзерге көндә яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиясенә халыкның 600 мең бурычы бар. Иң күп бурычлы...

21 нче май көнне район хакимияте бинасында район җитәкчелеге, яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиясе вәкилләре, коммуналь хезмәтләргә бурычлары булган гражданнар катнашында җыелыш үтте. Аның беренче көн тәртибендә район күләмендә каты көнкүреш калдыклары җыю мәсьәләсе торды. Хәзерге көндә яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиясенә халыкның 600 мең бурычы бар. Иң күп бурычлы авыллар кергән Үрәзмәт, Тойгелде, Метрәй Түбән Табын авыл җирлекләре башлыклары җавап тотты. Ни өчен шул кадәр зур күләмдә бурыч җыелган соң? Кайсы структура гаепле? Яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиясе гаепне халыктан эзләде. Тик чыннан да халык гаеплеме ? 600 мең сумның 87 меңе Мөслим җирлегенә туры килә. Каты көнкүреш калдыкларын түгү буенча 363 кеше белән килешү төзелмәгән, 91 кеше килешү төзүдән баш тарткан. ә калганнар "Үле җаннар " кебек исәптә бар, тик кәгазьдә юк. Шуны да әйтергә кирәк, яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиясе атнага 580 тонна чүп чыгара . Тик кайбер авылларга чүп машинасы сирәк йөри. Мисал, Бүләк авылына быелга чыккач, 28 нче гыйнварда һәм 8 мартта барганнар, ә акча түләү өчен квитанцияләр һәр ай саен килгән. Менә каян чыга бурыч. Аена бер тапкыр да килмәгән чүп машинасы өчен ник әле авыл халкы түләргә тиеш?!

Әйе мәсьәлә катгый, тик бу проблеманы тиз арада хәл итүне сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев