Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Катмышта су линиясе ясалды

Катмыш авылы халкы хәзер чишмә суы эчә. Быел Катмышта үзара салым акчалары хисабына 1 км 900 метр озынлыкта су линиясе ясалды, өч урында янгын гидрантлары урнаштырылды.

Катмыш авылы халкы хәзер чишмә суы эчә. Быел Катмышта үзара салым акчалары хисабына 1 км 900 метр озынлыкта су линиясе ясалды, өч урында янгын гидрантлары урнаштырылды. Шимбә көнне биредә тантаналы чара үтте. Катмышлыларны бу зур сөенечләре белән тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Рамил Муллин да килде.  Ул шулай ук су линиясе ясауда тырыш хезмәтләрен куйган район Инженерлык челтәрләре җәмгыяте җитәкчесе Илшат Әнвәр улына һәм аның бригада егетләренә, Катмыш авылы халкын мәнфагатьләрен кайгыртуда, районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен Корбангалиев Фәнис Сәет улына Рәхмәт хатлары тапшырды. Авыл халкы да тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чара район мәдәният йорты егт-кызларының моңлы җырлары белән дәвам итте. Шулай ук, авыл халкы кайнар коймак һәм чәй эчеп ял иттеләр, бәйрәмгә килгән райондашларын кунак иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев