Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каш ясыйм дип...

Аллаһының биргәненә мең шөкер, быел кар мул яуды. Игеннәр уңсын, еллар имин булсын! 

Кар күп яуды дип, карга күмелеп ятмыйбыз, иртәнге өчтән үк техника юлларны ялт иттереп чистартып та куя. Әмма бер рәхәтнең бер михнәте дә була, дип әйтүләре дөрестер инде. Күп очракта юл чистартучылар шул урамда гомер итүчеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча эш итәләр. Мәсәлән, безнең Бакча урамы борынгы тар урам исәпләнә, бигрәк тә Колхоз урамы белән кисешкән урыннан Ыкка таба киткән өлеше. Урам юлын чистартканнан соң ачылган урыннан кара-каршы килгән техника да авырлык белән генә үтеп китә, җәяүлеләр дә шуннан йөри. Монысына гына түзәргә була. Шунысы аңлашылмый: чистарту техникасы ни өчендер Колхоз урамыннан җыеп китерелгән карны ике урам кисешкән почмакка өя дә, шуны Бакча урамының уң як өлешенә күчтәнәч өләшкәндәй таратып чыга. 
Әле 28 февраль көнне дә шундый хәл булды. Чистарту техникасы кантарланып беткән кар өемен кешеләр көрәп чистартып куйган капка төпләренә 70әр сантиметрлы биеклектәге өем ясап китеп барды. Безнең урам – пенсионерлар урамы. Көрәкләр, ломнар тотып капка төбенә юл салганчы, ярты көн үтеп китте. Ашыгыч ярдәм машинасын чакыртасы булса яки ут-күз чыкса, нәрсә эшләргә кирәк?! Ул замана техникалары белән роботлар идарә итмидер бит инде. Район үзәген кардан чистарту кемнәргәдер кыенлык тудыруга кайтып калмасын иде. 
Галия Фәрхетдинова. 
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев