“Каршы як полоса” операциясе старт алды
Бу төр операцияне үткәрүгә агымдагы елның биш аенда Татарстанда каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә 143 юл-транспорт һәлакәте теркәлү сәбәп булган.
23 июньнән республика буенча “Каршы як полоса” операциясе старт алды. Профилактик чара 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу төр операцияне үткәрүгә агымдагы елның биш аенда Татарстанда каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә 143 юл-транспорт һәлакәте теркәлү сәбәп булган. “Республика буенча булган аварияләрдә биш ай эчендә генә дә 51 кеше һәлак булды һәм 237 кеше зыян күрде. Безнең җирлектә аварияләр нәтиҗәсендә өч кеше үлде, җиде кеше төрле имгәнүләр алды. Алдагы машинаны уза башлаганчы, машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачаулык булмавына инанырга тиеш. “Узып китү тыела” дигән юл билгеләре гамәлдә булган зонада, “тоташ линия” тамгасы булганда, куркыныч борылышларда һәм башка төр куркыныч урыннарда – узып китү тыела”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев