Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә кармакка кукин капкан!

Ярышны ачып, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров яңалык җиткерде –.фестиваль башланыр алдыннан гына районда балык сөючеләр федерациясе төзелгән! Аның җитәкчесе итеп атаклы балыкчы Игорь Бубеков билгеләнгән.

“Ык буенда балык уйный,

Иртә дими кич дими.

Балыкчылар балык тота,

Таң атканын да сизми” – дип, җыр сузды район мәдәният йорты хезмәткәре Илдар Сәгъдиев. Тик 25 августта узган Кукин балыгы фестивалендә – балык тотучылар ярышында ул балыкчы буларак та катнашты.

Ярышны ачып, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров яңалык җиткерде –.фестиваль башланыр алдыннан гына районда балык сөючеләр федерациясе төзелгән! Аның җитәкчесе итеп атаклы балыкчы Игорь Бубеков билгеләнгән.

– Федерация елга бер тапкыр балыкчылар ярышын оештыру өчен генә түгел, ә балыкчыларның проблемаларын өйрәнеп, аларга ярдәм итү, балыкчылык тармагын үстерүгә дә булышлык итәр, дип ышанабыз, – диде Илшат Яббаров.

Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде:

– Балыкчылар ярышы ел саен үткәрелеп килсә дә, быел беренче тапкыр зурлап, фестиваль итеп үткәрелә. Әлеге фестиваль матур традициягә әйләнсен иде. Мондый бәйрәмнәр үзара дуслыкны арттыруга, бердәмлегебезне тагын да ныгытырга ярдәм итсен. Алдагы елларда тамашачылар да, балык тотучылар да күп булып килерләр, дип ышанабыз, – диде ул.

ТР Халыклар ассамблеясенең Мөслимдәге бүлеге җитәкчесе Рушат Солтанов, балык тотучыларны сүгәргә яратсалар да, балык тотуның бик авыр хезмәт булын билгеләп үтте:

– Иртәнге икедә-өчтә торып, җылы өйдән чыгып китү бик рәхәттер, димәс идем. Һава торышының нинди булуына карамастан алар балыкка китә. Балыгы кабамы-капмыймы – билгесез. Сәгатьләр буе утырып, бер балык та эләкмәсә дә, кәефен төшерми ул. Районыбызда балык тоту осталары байтак. Ә бүгенге фестиваль аларны тагын да арттырырга, ачыкларга ярдәм итсен, – диде.

Фестивальдә катнашучылар, командаларга бүленеп, эстафета ярышларында катнаштылар. Бу өлештә командаларга дүрт сынауны вакытка үтәргә туры килде. Эстафетада җиде команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча Илдар Сәгъдиев командасы өченче урынга лаек булды. Икенче урын Азат Шабаев командасына бирелде. Беренче урынга хатын-кызлар – Алисә Минһаҗева командасы чыкты.

Балык тоту өчен бер сәгать вакыт бирелде. Бу көнне балыкчылар бары тик  Кукин балыгы гына тоттылар. Вакыт тәмамлангач, ярышта катнашучылар жюри янына җыелды. Мөслимнән Ирек Минһаҗев, иң беренче кукин балыгын тотып ,Игорь Бубековның олы бүләгенә спинингка лаек булды. “Иң кечкенә балык тотучы” номинациясендә – Сәмига Җәмилова җиңү яулады. “Иң күп балык тотучы” номинациясендә җиңү Ирек Минһаҗевка бирелде. Иң зур балыкны Азат Шабаев тотты. “Иң өлкән балыкчы” титулын Нәфис Миргалимов алды. “Мисс балыкчы” номинациясенә әзерләнгән бүләк Санкт-Петербургка китте. Аны кунак кыз Лилия Аверс алды. “Иң кечкенә балыкчы” дип Әмир Хамматов билгеләнде. Фестиваль барышында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе егетләре телеңне йотарлык уха пешерде. Бүләкләү тантанасы тәмамлангач, бу көнне “Кояшлы Ык”ка килгән һәркем ухадан авыз итте.

Бәйрәмне оештыруда яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәм итте. Фестивальне оештыручылар иганәчелек ярдәме күрсәткән Игорь Бубековка һәм Эдуард Батталовка рәхмәтләрен җиткерә.

 

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр!