Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелле очрашу узды

Узган шимбәдә лицейның югары сыйныф укучылары татар эстрадасында беренче адымнарын ясап, инде танылып килүче эстрада артистлары белән очрашты.

“Караш” вокаль-хореографик төркеме Казанда эшләп килүче “Продвижение” иҗат студиясе базасында оешкан. Төркемдә безнең якташыбыз, мәктәп елларында ук район сәхнәләреннән төшмәгән Күбәк авылы егете Руслан Жакипов та бар. Лицей укучылары белән очрашуда “Караш” төркеме егетләре максатыбыз заманча сыйфатлы музыка аша балалар һәм яшьләр арасында татар телен популярлаштыру дип билгеләп үттеләр. “Караш” төркеме репертуарында үзләре иҗат иткән дистәдән артык җыр һәм танылган җырларны үзләренчә башкару – каверлар бар. Алар белән социаль челтәрләрдә дә танышырга була. Лицейлылар “Караш” төркеме чыгышларын бик җылы каршы алды, егетләрнең җырларын алкышларга күмде. Очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. 4 январьда “Караш” төркеме үзенең гастрольләрен башлый. Алар концертлар белән ярты республиканы иңлиячәк. Ә беренче концертлары 4 январь көнне безнең Мөслимдә  район мәдәният йортында узачак.

 Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев