Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кара исемлеккә керергә теләмәсәң...

"Яшелләндерү һәм төзекләндерү" унитар предприятиесе тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен әҗәтләре булган гражданнар судка бирелде. Суд карары нигезендә, билгеләнгән түләүне башкармаган гражданнарның бурычларын җыю эше суд приставларына юнәлтелде.

Игътибарыгызга әлеге райондашларыбызның исемлеген тәкъдим итәбез: Югары Табын авылыннан Гөлнур Ардуанова (750 сум.), Михайловкадан Рамил Камалетдинов (625 сум.), Баланныдан Фирдәвес Халитов (625 сум.), Метрәйдән Фәнил Вәлиуллин (625 сум.), Сөякәйдән Фәндүс Нуриев (1000 сум.), Октябрьдан Галимҗан Сибаев (625 сум.), Баланлыдан Резеда Хасанова (625 сум.), Симәктән Ленар Галимов (625 сум.), Михайловкадан Алевтина Черногорлова (625 сум.). Өстәвенә, әлеге гражданнар 200 сум күләмендәге дәүләт пошлинасында да түләргә мәҗбүр булачак. "Яшелләндерү һәм төзекләндерү " унитар предприятиесе күңелсез хәлгә юлыкмас өчен әлеге төр түләүне ватыныда башкарырга һәм каты көнкүреш калдыкларын тиеш урынга, ягъни махсус килүче машинага чыгарырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев