Кар-буранлы туризм
Кышкы туризм ярышларында ун төрле этап үтелә.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган кышкы туризм ярышларын мәктәп коллективлары көтеп алалар. Кышкы туризм балаларда коллективта бер- берсенә ярдәм итү, физик яктан чыныгу, табигый шартларда кыенлыклардан чыгу юлларын табу кебек сыйфатларны үстерә, берләштерә.
Иртәдән үк карлы-буранлы, җилле һава торышы торды. Шуңа карамастан, унбиш мәктәптән командалар Яңа Усы авылына җыелдылар. Олы Чакмак мәктәбе, Мөслим гимназиясе хәтта икешәр команда алып килде. Команда составына 6-9 классларда укучы ике кыз һәм ике егет керде.
Ярыш шартлары нигезендә ун төрле этап үтелергә тиеш. Алар арасында кар өстендә учак тергезү, куаклар арасыннан чыгу, тауга менгәндә “баскыч”, “чыршы” алымнарын куллану, ярты тауны төшкәч, туктап тору, боз өстеннән дөрес узу, медицина ярдәме буенча сорауларга җавап бирү, топографик билгеләрне уку кебек биремнәр бар иде. Барасы юл кырдан гына түгел, урман куелыгы, тау, чокырлы җирләр аша да салынган. Старт алдыннан һәр командага маршрут картасы бирелә. Аның ярдәмендә, адашмыйча, һәр биремне үтәп, чаңгыларны, рюкзак һәм башка кирәк-яракларны югалтмыйча, шул ук вакытта тизлекне дә киметмичә финишка килеп җитәргә кирәк. Аның өчен топографияне белү зарур. Картаны дөрес укымау сәбәпле берничә мәктәп маршрутны “кыскартып” узды.
Командалар килеп беткәннән соң нәтиҗәләр ясала. Үткән вакыт, штраф баллар, дөрес җаваплар – барысы да исәпкә алына. Быелгы ярышта беренче урынны хуҗалар – Яңа Усы мәктәбе командасы (җитәкчесе Александр Митюшкин) яулады. Икенче урында – Мари Бүләр (Виктор Үтәбаев) укучылары. Өченче урынга Олы Чакмак мәктәбе командасы (Сирина Фәсхиева) чыкты. Дүртенче урында Тойгелде (Марат Габидуллин) укучылары калды. Җиңүче командаларга Мактау кәгазьләре, кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.
Күпьеллык тәҗрибәдән чыгып шуны әйтәсе килә: бу юнәлештә дистә еллар дәвамында бер педагог эшләгән мәктәп командалары ел саен призлы урыннар яулыйлар. Бу исемлеккә Әмәкәй, Күбәк, Баек мәктәпләрен дә өстәргә була. Укытучы, командага дөрес юнәлеш биреп, алдан тренировкалар уздырып, җиңүгә омтылыш тәрбияләсә, нәтиҗә булачак. Иртәгә ярыш дигән көнне генә тупланган команданың җиңү яулавы шикле.
Яңа Усы мәдәният йорты ярышка килүчеләрне үзенә сыендырды. Биредә укучылар сумкаларын, өс киемнәрен калдырдылар, этаптан тирләп килгәннән соң, салкын җилдә туңып тормыйча, җылы бинада хәл җыйдылар. Теләгән кешегә кайнар чәй тәкъдим ителде, камыр ризыкларын алу мөмкинлеге тудырылды. Йөзгә якын кешене якты йөз, тәмле сүз белән каршы алган, урнаштырган өчен Яңа Усы мәктәбе дирекциясенә, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә язсын.
Наилә Сәлахова,
мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев