Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Капка төбең чабылганмы?

Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйга санаулы гына көннәр калып килә. Кунакларыбыз алдында үзебезнең нинди уңган хуҗа икәнебезне күрсәтик әле!

Башка берәү әйткәнне, бүтәннәрнең килеп, капка алдында үскән үләнне чабып киткәнен көтеп тормыйча, ихата алларын гөл чүлмәге кебек чиста тотучы райондашларыбыз әз түгел. Аларның йорт алды да, йөзләре дә якты.
Соңгы араларда шәхси ихаталарның капка-койма яннарында, оешма-предприятие, кибет алларында шаулап үскән үләнгә, алай гына да түгел, җитлегеп һәм орлыкланып утырган, печәнлектән ким булмаган күренешләр дә күзгә чалына!
Халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйга санаулы гына көннәр калып килә. Кунакларыбыз алдында үзебезнең нинди уңган хуҗа икәнебезне күрсәтик әле!
Яңгырлар мулдан яугач, бәхәссез, үләне дә тиз үсә. Ләкин иренеп тормыйча, капка алларыбызны тагын бер кат җыештырып, үләннәрдән арындырып керик әле!

Фото– Мөслим муниципаль районының Вконтактедагы челтәрендәге рәсми аккаунтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев