Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каникуллар файдалы үтте

Җәй көне балаларыбыз акча да эшләде, ял да итте.

Җәйге чорда балаларның күбесе төрле лагерьларда ял итә. Дөрес, каникуллардан файдаланып, эшкә урнашучылар да бар. Балалар быел ничек ял иткән? Җәй дәвамында нинди лагерьлар эшләгән? Болар хакында “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Аяз Бәдртдинов белән сөйләштек.

– Аяз Камилевич, җәйге каникуллар чорында балаларның ялы ничек оештырылды?

– Җәйге каникуллар вакытында “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагере, көндезге мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары оештырылды. 1 июньнән Мөслим гимназиясе, Күбәк, Михайловка, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базаларында мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Аларда 21 көн дәвамында башлангыч һәм урта звенода укыган 234 бала ял итте.

– Җәйге каникуллар чорында укучылар ял гына иттеме, әллә хезмәт тәрбиясе дә алдылармы?

– 22 июньнән 9 июльгә кадәр Мөслим гимназиясе, лицей, Мөслим урта мәктәбе базаларында хезмәт һәм ял лагерьлары эшләде. Әлеге лагерьларда 120 бала 18 көн дәвамында хезмәтләре белән җирлегебезгә бик зур файда китерделәр. Район үзәге урамнарында брусчаткаларны үләннәрдән чистарттылар, мәктәп яны участокларында эшләделәр, агачларга, чәчәкләргә су сиптеләр. Балалар “Кояшлы Ык” ял зонасында яшелләндерү эшләрендә дә катнаштылар.

– Сәламәтлеге чикле балалар өчен нинди чаралар оештырылды?

– Түбән Табын коррекция интернат-мәктәбе базасында оештырылган “Шифа” лагеренда 15 июньнән башлап бер атна дәвамында социаль-профильле сменада 50 бала ял итте.

– “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда быел балаларның ялы ничә сменада оештырылды?

– Беренче смена 10 июньнән башланды һәм 21 көн дәвам иттте. Бу сменада әти-әниләре бюджет оешмаларында хезмәт куючы 60 бала ял итте. Икенче смена 7 июльдән 24 июльгә кадәр эшләде. 18 көнлек спорт юнәлешендәге сменага 60 бала җыелды. Өченче смена 27 июльдән 2 августка кадәр эшләде. Анда шулай ук 60 бала җыелды, аларның яллары иҗат юнәлешендә оештырылды. Дүртенче смена 5-14 август көннәрендә үтә, ул әхлак-сәламәтләндерү юнәлешендә. Соңгы сменада 40 бала ял итә.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, былтыр көз Нарат Асты авылыннан лагерьга кадәр юлга асфальт салынды, лагерь янында машиналар кую өчен парковка ясалды. Балаларның иминлеге өчен дә борчылыр урын юк. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, йокы корпусларына, ашханә, медицина кабинетына антибактериаль лампалар, дезинфекция растворлары алынды.

– Балаларның ялы өчен кем түли? Җәйге ял өчен республика бюджетыннан акча каралганмы?

– Республика яшьләр министрлыгы белән килешү нигезендә балаларның җәйге ялын оештыру өчен барлыгы 3 млн 60??? мең сум акча каралган. Шуның 577 мең сумы – әти-әниләр түли торган сумма. Барлык лагерьларда да балаларны тукландыру өчен китерелгән продукция генә кулланылды. Ризык лагерь ашханәсендә әзерләнде. Азык-төлек белән тәэмин итүне электрон аукцион нәтиҗәләре буенча шәхси эшмәкәр Эльза Ибрагимова башкарды.

– Коронавирустан саклану максатында лагерьга әти-әниләрне кертмәделәр, дип беләбез?

– Башка еллардан аермалы буларак быел күрешүләрне чикләдек. Лагерьда ял итүчеләрнең иминлеген “Страж” шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре тәэмин итте. Аларга хезмәт хакы ТР Яшьләр министрлыгыннан түләнде.

– Лагерьда ял итәргә теләгән һәркемне дә кабул иттегезме? Барасы килеп тә, бармый калучылар калмадымы?

– Барлык балалар да мәктәпләргә күтәренке кәеф белән килер, дип көтәбез. Чөнки яллар бик матур үтте. Балаларның ялларын оештырганда,  беренче чиратта, социаль яктан куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны лагерьга урнаштырырга тырыштык. Бүген районда шундый гаиләләрдән 18 бала исәптә тора. Юлламаларның әти-әни түли торган өлешен бирердәй иганәчеләр табылды һәм без 13 баланы икенче, өченче сменаларда ял иттерә алдык. Барлык төр лагерьларда 534 бала ял итте. Шуларның 128е – күп балалы гаиләләрдән. Тулы булмаган гаиләләрдән – 67, бер ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 13, бер инвалид, мәктәп эчендәге контрольдә торучы биш бала төрле лагерьларда ял итте. Җәй дәвамында 190 бала, хезмәт һәм мәшгульлек бюросы аша төрле оешма-предприятиеләрдә эшкә урнашып, хезмәт хакы алып эшләде.

Әңгәмәдәш Лилия Шәймиева.

Фото – А. Бәдртдиновның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев